- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Танылган шәфкать туташы Бибинур Хәкимова олы юбилеен күтәренке кәеф белән каршылый.
Олы Әтнә авылында гомер кичерүче Бибинур апа Хәкимова шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилее уңаеннан, әнә шулай ди.
Кайчандыр Әтнә районының һәр кешесенә диярлек таныш булган, хастаханәнең данлыклы Бибинуры үзенең матур юбилеен билгеләп узды. “Бибинур шулай эшләргә кушты”, “Бибинур таптырды”, “Бибинур үзе булса гына ярар”- кем ничектер, әмма шәхсән үземә сабый чактан таныш иде бу исем. Ярты районның кендек әбисе, соңрак хирургия бүлегенең танылган шәфкать туташы Бибинур Гыйлаҗ кызы хакында кемнән генә сорасаң да, бары тик хөрмәт хисләре тулы җылы сүзләр генә ишетерсең.
Тумышы белән Бәрәскә кызы ул. Гаиләләрендә өч кыз үсәләр. Балачагы, мәктәп еллары күрше Биектау районының Усад бистәсендә уза. Җиде сыйныфны тәмамлаган кыз озак уйлап тормый, медицина училищесына юл тота. Хәер, өч бертуганның өчесе дә сәламәтлек саклау өлкәсе белән бәйле һөнәр сайлый. Үзәкне өзәрдәй сугыш җилләренә түзеп калырга туры килә иң элек. “14 яштән окоп казырга җибәрделәр. 700 грамм икмәк бирәләр иде. И, ул чакның авырлыклары, елый-елый шешенеп бетә идек”,-дип искә ала Бибинур апа ул чакларны. Әтиләре сугышта хәбәрсез югала. Әмма бу хакта бер хәбәр дә килми. Хәбәр булмагач, пенсия дә түләнелми. Шул чакта Бибинур-14 яшьлек кыз Казанга, Мәскәүгә зур-зур урыннарга хатлар җибәреп әтисен эзләтә. Ниһаять, көтеп алынган кәгазь кисәге. Әтиләренең хәбәрсез югалуы хакында шул документны авыл советына илтеп биргәч кенә гаиләгә аз булса да ярдәм күрсәтелә башлый.
1948 елда Әтнә үзәк хастәханәсенә эшкә килә кыз. Танылган акушерка Хафизә апа кул астында эшли. “Кайвакытта бала аркылы килә. Андый чакларда Хафизә апа:”Бибинур, синең кулларың кечкенә, нечкә, баланы борырга кирәк”,-дип әйтә торган иде.Җайлап кына керәм, баланың аягын эзләп табам, кулларын, башын. Баланы акрынлап борам”,-дип искә ала бала тудыру бүлегендә эшләгән вакытларын.
1957 елда Вәли абый белән тормыш корып җибәрәләр. Ике уллары туа. 1967 елда Бибинур апа хирургия бүлегенә шәфкать туташы булып күчә. 1994 елга кадәр шунда хезмәт итә. Бу вакытта аңа 63 яшь була. “Эшемне бик яраттым. Хезмәттәшләрем дә бик яхшы булды”,- ди Бибинур апа.
Бүген ул улы Рүдәл, килене Нурия тәрбиясендә, зур, м атур йортта гомер кичерә. Бибинур апага күзләр тимәсен, юбилей белән котлап, район җитәкчесе Габделәхәт Хәкимов исеменнән бирелгән открытканың һәр сүзен, бер хәрефен дә калдырмый укып чыкты. Кәефе күтәренке, күңеле шат аның. Сәламәтлек белән, кадер-хөрмәттә үтсен алдагы көннәре дә.