- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
”Бу кадәр яшәрмен дип уйламаган идем”. 90 яшьлек юбилее белән котларга килүчеләрне Олы Әтнәдә гомер итүче Фатыйма Ситдикова әнә шулай дип каршылап, искә алганга рәхмәтен әйтеп, күз яшьләрен сөртте...
Фатыйма әби тормышында төрлесен күрә, бүген “Аллага шөкер, бу көннәрне дә күрдем, кадер-хөрмәттә яшим, рәхмәт Шамил белән Розалиягә, баларына, оныкларга, “Апай” дип олылап, хөрмәтләп торалар, күтәреп йөртәләр...”дисә дә, 13 яшьлек яшүсмер чорының Бөек Ватан сугышы елларына туры килгәнен оныта алмый. Буыннар ныгып килгәндә, олылар белән җигелеп, печәнен дә әзерли, көлтәсен дә бәйли... Түзсәң дә, сабыр итсәң дә, тамак ачлык бәгыренә язылган. Черек бәрәңге җыйганы да бүгенгедәй. “Без ул кадәр ач булмадык анысы...”дип, янәшәдәгеләрне тынычландырып та куя. Холкы шундый, берәүне дә борчып өйрәнмәгән, комачаулык тудырасы да килми. Тик ул елларда сабыйлыктан чыгып та бетмәгән яшүсмерләр эшләмәгән эш калмаганы, аларның җигелеп тартканы барыбызга да мәгълүм.
Район советының аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова тапшырган, Россия Президенты В.Путинның 90 яшьлек юбилее белән котлап җибәргән хатын куллары белән сыпырып, “Ул да без күргән авырлыкларны, безне белә микәнни...-дип, күз яшьләрен сыпырды да, үзе үк –Аны кем белми инде. Барыбыз да шу юлдан атлаган...”-дип җавабын да бирде. Район башлыгы Габделәхәт Хакимовның юбилей котлавын да кулыннан төшермичә, “Рәхмәт, онытмаган. Бик күпне күрдек, бу кадәр яшәрмен дип тә уйламаган идем, оялып та куям. Минем кебекләр күптән җир куенында. Миңа тәрбия әйбәт, сабый бала караган кебек тәрбиялиләр, читенгәрәк калдым, аякларым йөрми”,-дип туктап калды.
“Хәтере бик әйбәт апайның, башы эшли, белмәгәне юк. Үзебез дә кайбер нәрсәләрне аннан сорыйбыз. Уң ягына зыян килеп, аягында йөри алмаса да, ашауларын үзе җайлап ашый”,- дип дәвам итте йорт хуҗасы булган 76 яшьлек Шамил абый. Аның сүзен аннан аз гына яшьрәк җәмәгате Розалия апа дәвам итеп:”Аңа күз тиде бугай, эшләмәгән эше юк иде, аягында йөргәндә бакчада бер чүп тормады, күрше бакчасына кереп тә утап чыгарга өлгерә иде. Вак-төяген дә карап, барын да тәртипләп барды. Бик пөхтә, бик сабыр ул. Гомер буе тегү артелендә эшләгән...”-диюгә, Фатыйма әби үзе сүзгә кушылды. “Башта колхозда эшләдем әле, тегү артеленә 1946 елда кердем. Бернәрсә тегә белми идем, өйрәттеләр. Данлыклы артель, кеше күпләп эшли. Өйрәндем. Аннан текмәгән нәрсәм калмады. Телогрейкалар, пальтолар да тектем. 1983 елда туктадым...”ди юбиляр.
Фатыйма апа кияүгә чыга, тик ирдән уңмый. Өч ай тора да кайта, түзеп бетерә алмый. Менә шул өч ай ирләргә булган бар мөнәсәбәтен үзгәртә аның, башка кияүгә чыкмый. Эшкә батыр, йөзгә матур Фатыйманың ишеген байтак кеше шакый, димләп тә карыйлар. Тик җавап бер:”Юк”. Туган апа арыган булгандыр инде. Аптырагач “Әтнәдә фатыйма гынамы әллә ул, әйләнәсез дә киләсез”, дип каршы ала торган булды.Шул бервакыт була инде, аннан соң әйтүче булмады, туганнарым белән яшәдем”, -ди әбекәй.
Фатыйма әби-йорт хуҗасы Шамил абыйның әтисенең сеңлесе. Шамил абый белән Розалия апа ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Уллары Рамил, Рафис, кызлары Рәмзия дә үзләре кебек үк тырыш, кешелекле. “Рәмзия казаннан тикле кайта мине юындырасы бар дип. Кайсы бала кайтса да,кечесеме, олысымы “Апай, ни хәлең бар?” –дип минем яныма килә, гомерләренә игелекмкүреннәр, үз балаларым кебек алар миңа”,-90 яшен тутыручы әбекәйнең иң зур шатлыгы бу. Булган гомерен сәламәтлек белән яшәсен, тәрбия кылучыларын Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын.