Шәһәрнең үзәк мәйданы
Бәйрәмчә бизәлгән демонстрантлар колоннасы Интернационал урамы буйлап Совет мәйданына район халык суды бинасына кадәр түбәндәге тәртиптә юнәлә:
Байрак йөртүчеләр.
Хәрби комиссариат офицерлары һәм отставкадагы хәрби хезмәт ветераннары.
“Мин хәтерлим, горурланам!” акциясендә катнашучылар.
“Бөек Җиңүгә – 70 бишле!” конкурс–акция җиңүчеләре.
“Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе һәм мәгарифнең ведомство учреждениеләре.
Арчаның 1нче мәктәбе.
Арчаның 2нче мәктәбе.
Арчаның 5нче гимназиясе.
Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте.
Яшьләр, волонтерлар, спортчылар.
“Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениесе.
Арча район үзәк хастаханәсе.
Социаль яклау бүлеге.
Арча районара почтамты.
Арча ЗУЭСы.
“Арча АТПсы” ширкәте.
“АСПК” акционерлык җәмгыяте.
“Водоканал–Сервис”, “Тепло–Сервис” ширкәтләре.
“Арча КСМы” ширкәте.
“Энергосервис” ширкәте.
“Арча МСОсы” ширкәте.
“Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыяте.
Арча газ куллану хезмәте.
“Арча элеваторы” акционерлык җәмгыяте.
“Металл” ширкәте.
Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар.
Парад белән җитәкчелек итү Арча районы буенча Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полковник А.Р.Баһавиевка йөкләнә.
Парад 9 майда сәгать 10да башлана.
Кич белән сәгать 7дә традицион “Арча кичләре” күңел ачу чарасы да була. Ул, башка еллардан аермалы буларак, стадионда түгел, ә шәһәрнең элеккеге ярминкә мәйданында (“Радуга” сәүдә комплексы каршында) оештырыла. Бәйрәм салюты кичке 9 сәгать 30 минутта булачак.
