Хәзерге вакытта әлеге канкойгыч сугышта катнашкан ветераннарыбыз районда аз калып бара. Шуларның берсе - шәһәребезнең хөрмәтле кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны, районыбызның мактаулы гражданины Анатолий Михайлович Соколов.Әлмәткә алтмышынчы елларда килеп төпләнгән, бар тормышын нефть- һәм газүткәргечләр төзелеше белән бәйләгән бик абруйлы шәхес ул.
Анатолий Соколов Тула өлкәсендә дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышы башланганда аның гаиләсе Уфада яшәгән була. Шул рәвешле 14 яшьлек егеткә укуын ташлап, урман хуҗалыгында эшләргә туры килә. Ә инде 1944 елны Анатолийны армия сафларына хезмәт итәргә алалар. Шушы ук елны аны иптәшләре белән бергә Владивостокка җибәрәләр. Биредә ул элемтә мәктәбен тәмамлый һәм флот экипажындагы корабльдә хезмәт итә башлый. Япон сугышында катнаша һәм бик күп төрле бүләкләргә ия була. Әле сугыш тәмамланганнан соң да 7 ел буе диңгезләрне иңләп йөри, радист була. 1955 елда демобилизацияләнгәннән соң кичке мәктәптә укый, аттестат алып чыга. Аннан соң Мәскәү төзелеш институтына укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлап, «Татспецстрой» җәмгыятендә эшли башлый. Биредә эшләү дәверендә Анатолий Михайлович хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча берничә технология уйлап табу өстендә эшли. Әлеге тәҗрибәләре белән Мәскәүдә ВДНХда да чыгыш ясап кайта ул.