Дәһшәтле сугышта катнашкан ветераннарыбызның саны елдан -ел кими, алар белән бергә сугыш хатирәләре дә саега. Бүген инде канкойгыч еллар турында Җиңү бәйрәме һәм һәйкәлләребез генә искә төшереп тора.
Бу уңайдан тарихи вакыйгаларны мәңгеләштерүче һәйкәл булган авылларны бәхетле дияргә була Чөнки, аларда хәтер яши. Шул һәйкәлләр яныннан узганда өлкән буын сугышка бәйле хатирәләрен яңарта, югалткан якыннарын юксынып искә ала... Яшь буын исә, тыныч тормыш өчен шушы авылдан күпме кешенең сугышка киткәнлеген, күпмеләренең яу кырында ятып калганлыгын, хәбәрсез югалганлыгын барлый.Исемлектә бабаларының исемнәрен күргәч, зур горурлык хисе кичерәләр.
2025 елның 19 сентябрь көне Х.Х. Әхмәтшин исемендәге Елхово авылы тарих музее хезмәткәрләре Елховой урта мәктәбе балалары өчен Түбән Абдул авылы һәйкәлләре буйлап экскурсия үткәрделәр, анда балалар Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә куелган һәйкәлләр, шулай ук Әфганстан өчен барган сугышларда катнашкан якташларыбыз истәлегенә куелган һәр һәйкәлнең тарихы белән таныштырды.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга дистә елдан артык вакыт үтеп бара.
Корпункт:
