Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > "Бөек Ватан сугышы темасы татар язучылары һәм сәнгать әһелләре иҗатында”

"Бөек Ватан сугышы темасы татар язучылары һәм сәнгать әһелләре иҗатында”

Корпункт: 
Сабинский

Район китапханәсенең уку залында “Сөембикә” клубы белән берлектә “Бөек Ватан сугышы темасы татар язучылары һәм сәнгать әһелләре иҗатында” исемле әдәби-музыкаль сәгать уздырылды. Китапханәче Эльмира Мөхәммәтшина Фатих Кәрим, Гомәр Бәширов, Гадел Кутуй, якташларыбыз Әбрар Кәримуллин, композиторлар Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннарның сугыштагы батырлыклары, иҗатлары белән таныштырып, язучыларның әсәрләреннән өзекләр укыды. Ф. Кәримнең шигырьләренә җырлар тыңланды.  “Сөембикә” клубына йөрүчеләр Фатих Кәрим, Муса Җәлил шигырьләрен укыдылар, үзара фикер алыштылар.

Опубликовано 8 May, 2017 - 08:54 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 08/05/2017 - 08:54):https://tatfrontu.ru/tt/news/boek-vatan-sugyshy-temasy-tatar-yazuchylary-hm-sngat-hellre-izhatynda