Корпункт:
” Бөек Ватан сугышы ил хәтерендә, әдәбият хәтерендә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәбез Бөек Җиңүнең 70 еллыгы һәм Әдәбият елына багышланды. Максатыбыз сугыш чоры язучылары һәм аларның үлемсез әсәрләре белән танышу, аларны укучыга тәкъдим итү.
Кичә барышында “Йөрәкләрдә һәм китапларда-сугыш ядкаре” дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм шушы күргәзмәгә материаллар җыелмасы буенча сәяхәткә кузгалабыз... Фронтовик язучыларыбыз эзләре буйлап үтәбез, иҗатын, тормыш юлын күз алдыннан үткәрәбез...
