Бөек Ватан сугышы елларында кечкенә күләмле әсәрләр – лирик шигырьләр, очерклар, хикәяләр күп языла. Зур күләмле әсәрләр язу өчен вакыт аз, әдәбият исә мөмкин кадәр тизрәк укучыга барып җитәргә тиеш. Очерк һәм хикәяләрнең зур урын алуы шул сәбәп белән аңлатыла. Баллада, шигъри очерк һәм поэма кебек жанрлар җанлана. Муса Җәлил “Кызыл ромашка”, “Күлмәк”, “Ана бәйрәме”, Фатих Кәрим “Шомырт куагы”, “Диңгез ярында”, Сәхаб Урайский “Дошман бер сүз ала алмады”.
Сугышның беренче айларында ук әдәбият үз алдына дошманны җиңү өчен халыкның көчен туплауны бурыч итеп куя. “Совет әдәбияты” журналында бу ачык күренә. 1941 нче елның 7 нче санында ук Шәриф Камалның публицистик мәкаләсе, Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Әхмәт Исхакның фашизмга каршы көрәшкә чакырган шигырьләре, Әхмәт Фәйзинең “Көлүче тавыклар” балладасы басыла. Мирсәй Әмирнең "Тагын да зуррак бәйрәмгә кадәр”, Гомәр Бәшировның “Тупчы Сөләйман”, Габдрахман Әпсәләмовның “Ватан улы” хикәяләре беренче тапкыр журналның шул санында басылып чыгалар.
Ватанга мәхәббәт, аны саклап калу өчен көрәш мотивы әдәбиятның эчтәлеген билгели.
Проза өлкәсендә повесть кебек жанр да күтәрелде. Фатих Кәримнең “Разведчик язмалары”(1942), “Язгы төндә”(1944), Х.Госманның “Ялкынлы йөрәк”(1943), Фатих Хөснинең “Йөзек кашы” повестьлары дөньяга килә.
Антифашистик әдәбиятны татарчага тәрҗемә итү активлаша.”Совет әдәбияты”журналында “Фашизм юк ителергә тиеш” дигән исем астында Эптон Синклер, Теодор Драйзер, Жан-Ришар Блокның чыгышлары басыла. Эрнест Хэмингуэйның “Америка солдаты”, “Мадрид шоферлары” дигән хикәяләре дөнья күрә. Ги де Мопассанның “Ике дус”, Эмиль Золяның “Тегермәнне камау”кебек әсәрләре урнаштырыла.
Бөек Ватан сугышының беренче елларында татар язучылары Татарстанга күчеп килгән рус язучылары белән иңгә-иң иҗат иттеләр.
1941 нче елның октябрендә СССР Язучылар союзының җаваплы секретаре А. Фадеев Казанда “Бөек Ватан сугышында совет язучылары” дигән доклад ясый. Доклад бөтен совет күпмилләтле әдәбиятының сугыш еллары өчен төп бурычларын билгеләгән документ буларак кабул ителә.
Бу чор поэзиясендә сурәтләнгән герой – утлар-сулар кичеп чыккан совет солдаты, Ватан язмышы өчен соңгы тамчы канын кызганмаган, “Үзең турында уйлама, илең турында уйла” (Фатих Кәрим) дип фикер йөрткән каһарман иде.
Сугышның беренче чоры әсәрләренә хас булган уртак темаларның берсе – совет кешесенең дошманга каршы күтәрелгәндә ант бирүен гәүдәләндерү. Шундый шигырьләр рәтеннән Муса Җәлилнең “Тупчы анты”, Нур Баянның “Көрәшкә”, Фатих Кәримнең “Ант” шигырьләрен күрсәтергә мөмкин.
Тагын бер тема – дошманга каршы көрәшкә китүче кешенең саубуллашу вакытындагы хисләрен сурәтләү. (Шәйхи Маннур “Саубуллашу җыры”, Гадел Кутуй “Озату җыры”)
Шигырьләр фронт вакыйгалары, фашистларның җинаятьләре, сугыш эпизодлары белән тулылана бара.
Яз образы татар поэзиясендә сугыш чорында күп очрый торган образларның берсенә әверелә. Муса Җәлилнең “Яз” һәм “Яз шатлыгы” 1942 нче елның язында фронттагы вакыйгалар тудырган гомуми настроениенең чагылышы иделәр. Бу образлы фикер Фатих Кәримнең “Бездә яздыр” шигырендә дә күренә. Табигать образына актив мөрәҗәгать итү 1942 елның языннан соң башлана.
Сугыш һәм балалар темасы Фатих Кәримнең “Пионерка Гөлчәчәккә хат”(1942), “Тирән күл”, “Үлем уены”(1942), Нур Гайсинның “Байрак”(1945) поэмаларында, Фатих Хөснинең “Урман сукмаклары”, “Учак”(1941), Афзал Шамовның “Яланаяклы малай”, Ибраһим Газиның “Малай белән эт”(1942) хикәяләрендә, Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары”(1944) повестендә һ.б. әсәрләрдә яктыртылды.
Сугышның соңгырак чорында совет халкының фронттагы һәм тылдагы героик көрәше панорамасы бөтен киңлегендә күз алдына баса. Шундыйлардан Шәрәф Мөдәрриснең “Таныш куак”, “Землянкада”, Сибгат Хәкимнең “Хат” (1942), “Дуслар” (1943), Әхмәт Исхак “Ал гитараңны, сеңел”(1943), Шәйхи Маннурның “Ял минутларында”, “Солдат моңнары”(1943), Әхмәт Ерикәйнең “Утыр, дускай,әзрәк серләшербез”(1943) шигырьләре шундыйлардан иде.
Изге ватан өчен сугышучы совет кешесенең рухи байлыгын, солдат йөрәгенең олылыгын гәүдәләндергән әсәрләр төркеменә мәхәббәт һәм сагыну шигырьләре керә. Көнбатышка таба ераграк киткән саен, солдат күңелендә Туган илгә, анда калган кадерле кешеләргә булган сагыну хисе ялкынланып үсә. Сугышның инде бетеп килүе бу тойгыны тагын да тирәнәйтә.
Бөек Ватан сугышы елларында язылган хикәя, очерк, повесть, публицистик мәкаләләрдә Ватан азатлыгы өчен көрәшүче солдат образы алгы планга чыкты, аның шәхси батырлыгында бөтен халыкның гомуми батырлыгы тупланып күрсәтелде. Алар уртак сыйфатларга ия булдылар. Турыдан-туры чнбарлыкның үзеннән алынган фактлар, бай тормыш материалы, фронт хәлләренең реалистик эчтәлеге – болар барысы да актуаль проблемалар күтәреп чыгу, тулы канлы характерлар күрсәтү өчен зур мөмкинлек ачтылар.
Совет солдатының чиксез батырлыгын күрсәтү белән бергә, тыл тормышын, эшчеләр һәм колхозчыларның фидакяр хезмәтен, аларның патриотизмын сурәтләү дә бу еллар әдәбиятында зур урын алды. Г.Галиевнең “Бу көннәрдә”, А Әхмәтнең “Җыр һаман яңгырый”, Фатих Хөснинең “Авылда яз”, Гомәр Бәшировның “Карурманда бер йорт” һәм башка хикәяләрдә тыл тормышы чагылган.
Сугыш елларындагы татар прозасының төп геройлары – бик гади, башкалардан искитәрлек бернәрсә белән дә аерылып томаучы кешеләр. Ләкин бу кешеләр фашизмга каршы арсландай көрәштеләр. Габдрахман Әпсәләмовның сугыш елларында иҗат иткән хикәя һәм очеркларында совет кешеләренең батырлыгын сурәтләү беренче планда тора. Кешенең эчке кичерешләрен, психологиясен ачудан бигрәк, героеның батырлык күрсәтү моменты ныграк кызыксындыра. “Ватан улы”(1941), “Үлемнән көчлерәк”(1943), “Хәйбулла карт”(1944) хикәяләре шундыйлардан.
Бу еллардагы татар прозасында икенче стиль юнәлеше исә, төп игътибарны сугыштагы кешенең психологиясен, рухи дөньясын һәм кичеешләрен ачуга юнәлдерүдә күренде. Әмирхан Еникинең “Бер генә сәгатькә”(1944), Ф.Хөснинең “Хатын солдат”, “Хуторда” (1942) хикәяләре, “Йөзек кашы”(1942)повесте һ.б. шундыйлардан.
Бөек Ватан сугышы пьесаларын берничә төркемгә бүлергә мөмкин: фронт (“Мәрьям” Нәкый Исәнбәт, “Шакир Шигаев” Фатих Кәрим, “Фәридә” Кави Нәҗми), дошман тылындагы көрәш(“Партизан Иван” Мирсәй Әмир, “Патриотлар семьясы” Г.Насрый, “Төнге сигнал”, “Изге әманәт” Таҗи Гыйззәт, “Бабай” Р.Ильяс), тыл тормышы (“Кайту” Риза Ишморат, “Миңлекамал” Мирсәй Әмир) фольклор материалларга нигезләнгән патриотик пьесалар (“Түләк”, “Җирән чичән белән Карачәч сылу” Нәкый Исәнбәт), тарих һәм тарихи шәхесләр (“Гөлҗамал”, “Нур Заһит” (Нәкый Исәнбәт, “Каюм Насыйри” М.Гали, Х.Уразиков)