- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВнокласснРСвЂВВВВРєРСвЂВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВровать ссылку
1943 елда Ленинградта иң кыйммәтле товарларның берсе мәчеләр була. Билгеле булганча, барлык мәчеләрне диярлек ашаганнар, һәм шәһәрдә күселәр таралган. Блокаданы өзгәннән соң, апрельдә Ленсовет председателе имзасы белән "Ярославль өлкәсеннән дүрт вагон төтенле мәче чыгарырга һәм Ленинградка китерергә" дигән карар чыгарыла (төтенлеләр иң яхшы күсе аулаучылар дип саналган). Ул вакыттагы шаһитлар мәчеләрне шундук эләктереп алганнарын, алар
артыннан чиратлар тезелүен сөйләгәннәр. Л.Пантелеев 1944 елның гыйнварында блокада көндәлегендә шулай язылган: "Ленинградта мәче баласы 500 сум тора" (ул вакытта бер килограмм икмәк кулдан 50 сумга сатыла иде. Каравылчының хезмәт хакы 120 сум тәшкил иткән). Ләкин Ярославль мәчеләре миссияне тулысынча үти алмаганнар, шуңа күрә икенче "призыв" игълан ителгән. Бу юлы мәчеләрне Себердән җыйганнар. Шулай итеп хәзерге заман Питербург мәчеләренең күпчелеге Ярославль яки Себер токымыннан диярлек.(мәгъглүмәт интернет чыганакларыннан тәрҗемә ителде)
Төзеде:Х.Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музее.
