- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Әтнә районы Олы Әтнә авылында гомер кичерүче Мәрзыя әби Сабирова үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп узды.
Мәрзыя әби тумышы белән Олы Әтнәнеке. Биредә 7 сыйныф белем алган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, әртилгә эшкә килгән. Ул чакларда Әтнә әртилендә шәллләргә кадәр бәйләгәннәр. Мәрзыя әби дә башта шәлләр бәйләгән, соңрак тегү эшенә керешеп киткән. Кызның бу эшкә сәләтен күреп, аны Казанга, тегүчелек эшенә өйрәтүче бер еллык курсларга җибәргәннәр. Әнә шунда алган белем-күнекмәләре Мәрзыя әбигә гомер буе тегү эше белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Лаеклы ялга чыкканчы тегү тегә ул.
Тормыш иптәше Равил Сабиров та Әтнәнеке була, тракторчы булып эшли. Иңне-иңгә куеп 40 ел гомер кичерәләр алар. Дүрт балага тормыш бүләк итәләр – әмма бер уллары сабый чакта вафат була. Бүгенге көндә ике улы, бер кызы исән-сау Мәрзыя әбинең, Ул үзе кызы Мөршидә белән гомер кичерә. Зур, матур, якты йортларында икәү, үзләре әйтмешли, “рәхәтләнеп яшәп яталар”. Юбиляр өч тапкыр инсульт кичергән булса да, күз тимәсен, үз аягында йөри. Кызына зур иптәш, уллары-киленнәренә, оныклары-оныкчыкларына хөрмәтле кеше ул. Һәркайсы өчен бик якын. Киләчәк көннәре дә шулай кадер-хөрмәттә, якыннары җылысын тоеп, сәламәтлек белән узса иде.