Сугыш... Нинди авыр сүз! Күпме михнәт, күпме кайгы китерде ул кешеләргә. Күпме бала әтисез, күпме хатын ирсез, күпме ата-ана балаларсыз калды! Күпме яшь түгелде?! Күпме авыллар, шәһәрләр җимерелде? Күпме кешенең йөрәгендә әлегә кадәр әрнү, сагыш, чөнки алар үз балаларын, туганнарынын югалттылар. Илебездә тол калган хатыннарның, әтисез калган балаларның саны артканнан артты диярлек. Нинди авыр заманада яшәделәр безнең әби-бабаларыбыз, аларның күңелләрендә билгесезлек, авырлык, тынычсызлык, борчу, күз яшьләре... Әти назын күрмичә үскән, “әтием” дип әйтергә кешесе булмаган балаларның йөрәге гомер буе әрниячәк. Кирәкми безгә сугыш! Кирәкми!
Без сугыш темасына кагылышлы материалларны кинолардан, төрле мәгълүмат чыганакларыннан карап ишетеп беләбез. Үз кузләребез белән бу авыр кайгылы көннәрне күрергә ходай насыйп итмәсен. Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын. Йөзләребездән елмаю чаткылары китмәсен иде. Безнең мәктәбебездә тынычлык темасына багышланган чаралар, сыйныф сәгатьләре еш үтеп тора. Балаларда илебезгә карата хөрмәт хисе, үз иленең чын патриоты булып үсәргә этәргеч ясыйбыз. Шуңа күрә дә киләчәк буынга аларның батырлыклары турында һәрдаим сөйләп, олылырга карата хөрмәт хисләре тәрбияләргә тырышабыз.Сыйныф сәгатьләре, төрле мәктәп, район, Республика күләмендә уздырыла торган чараларда бик теләп катнашабыз. Без яңа буын балалары сугышның нинди яман чир икәнлеген белергә, аны тудырырга тырышучыларга киртә булырга тиешбез. Фашизм алып килгән бәхетсезлекләрне, кайгы - хәсрәтләрне тарих битләреннән, әдипләребез язып калдырган әсәрләрдән укып төшенергә, әби-бабаларыбызның дошманга каршы көрәштә күрсәткән данын сакларга, ничә йөз еллар үтсә дә, Кеше – Син һәм Мин, Җир йөзенә яшәү өчен туган башка кешеләргә карата намуслы, олы йөрәкле, кече күңелле булып калырга тиешбез.
Тюрикова Гөлназ Разиф кызы,
Әлмәт шәһәренең 15 нче урта
гомуми белем бирү мәктәбенең
туган тел һәм әдәбият укытучысы