- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Минем әбием, Муллахмәтова Хәмдениса Бәхтегәрәй кызы, 1913 елгы, Минзәлә районы Гөлек авылында туган, шунда яшәде, 1995 елда 82 яшендә вафат булды. Гомере буе сугышка китеп, хәбәрсез югалган ире – Муллахмәтов Димөхәмәт Мулләхмәт улын көтте. Күзләрендәге яшьләрен сөртә-сөртә, үзенең яшь чагын гел искә алып торды. Без анны ул чакта, кечкенә булганбыз, аңлап та бетермәгәнбез. “Бабаң исәндер, берәр җирдә кайта алмыйча калгандыр... Бергә озак та яши алмадык инде...” – дип сөйләп торды. Алар бабай белән 1935 нче елларда өйләнешкәннәр. Бабай башта, 1939-1940 елларда, Финляндия белән булган сугышта катнаша, аннан әзгенә кайтып тора да яңадан 1941 елны Бөек Ватан сугышына китә. 1941 елда килгән соңгы хаты әле дә сандык төбендә саклана. Шуннан соң хәбәре булмый.
Бабай сугышка киткәндә, әби 3 бала белән кала: беренчесе – Флүрә апага әле 5 яшь, икенче баласы – Дәнисә апага 2 яшь, өченчесе – безнең әткәй Рәкыйп әле тумаган да була, өч айлык авырлы булып кала. “Тап, мин кайтуга үсеп торыр,” – дигән була бабай киткәндә. Менә шул балаларны бер үзенә аякка бастырырга туры килә. Тормышның бөтен авырлыгы үз җилкәсенә төшә: көне-төне колхоз эшеннән кайтып керми, сугыштан яраланып кайткан ир-атлар белән бергә трактор ярдәмчесе дә булып йөри, бер авыр эштән дә куркып тормый. Соңыннан кече улы, әле ире сугышка киткәндә, тумыйча да калган улы, армиядән кайткач, яңа өй җиткезеп керәләр, улының гаиләсе белән бергә яши, 5 оныгын карап-тәрбияләп үстерергә булыша. Авырлыкны, башкалардан ярдәмне дә күп күргәнгәдер инде, күршеләргә, туганнарга да бик ярдәмчел иде, безне дә шулай тәрбияләде, игелекле, эшчән, көчле булырга өйрәтте.
Бүтән безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез күргән бу сугыш газапларын, кайгы- хәсрәтләрен күрергә язмасын иде.
Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы, 16 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы