- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Дусым авылыннан Лотфуллина Рәхилә әбекәйгә шушы көннәрдә 90 яшь тулды.
Рәхилә әби заманында якын-тирә авылларда уңганлыгы, тырышлыгы белән дан тоткан.
Әтисе сугышта үлеп калган. Күп балалы гаиләдә үскән кызга шул чорларның бөтен авырлыгын, бөтен дәһшәтен яшьтәшләре кебек үз җилкәсендә татырга туры килгән. Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Әтнәдә бухгалтерлар курсын тәмамлаган ул.
Үз гомерендә кем генә булып эшләргә туры килмәгән аңа. Кайда гына булса да, үзен тырыш, булган итеп күрсәткән. Өлкәнәйгәч тә күмәк хуҗалыкка ярдәм итүдән туктамый ул, 70 яшендә дә амбар алдында капчыклар ямый.
Тормышында сикәлтәләр дә булмый түгел. Бердәнбер кызы Земфираны ике айлык чагыннан берүзе үстерә Рәхилә әби. Бүген әнә шул бер бөртегенең хөрмәтендә, кадерле әни һәм әби булып гомер кичерә. Кызының гаиләсе Кама Аланында яшәү сәбәпле, кышларны шунда, җәйләрне Дусымда үткәрәләр. Ишегалды тутырып тавык-чебешен, каз-үрдәген үстерәләр, көзгә шуларны эшкәртеп, урнаштырып, өйләрне ябып Кама Аланына юл тоталар. Кияве Рафил дә, оныгы Зөһрә дә әбиләре өчен үлеп торалар. Бар теләкләре – сау-сәламәт булып, әле бик күп еллар өйләренең күрке булып яшәсен генә.
Рәхилә әби үзе байтак яшьтә булса да, сәламәтлеге сөбеханалла. “Әнинең бер мәшәкате дә юк”, – ди куанып кызы Земфира да. Шулай була күрсен. Бер-берләренә кирәк һәм терәк булып, хөрмәттә, тагын да яшәргә дә яшәргә әле Рәхилә әбигә.