Корпункт:
Бөек Ватан сугышы еллары ерагайганнан ерагая барса да, аның хатирәләре күңелдән җуелмый. Бүгенге Шәрләрәмә мәктәбендә үткәрелгән Батырлык дәресе-шуның бер мисалы. Бу чарада Гыйльфанова Рәмзия Фәнир кызының әнисе Нургалиева Мәүлидә апа катнашты. Аның балачак еллары сугыш чорына туры килә. 4 яшьтә әтисен сугышка озатканын хәтерли, ә әтисе Сталинград өчен барган каты сугышларда хәбәрсез югала. “Сарман” газетасында басылып чыккан “Юлтимернең герой улы” мәкаләсе Мәүлидә апаны кабат үткәннәргә алып кайта . Чөнки мәкаләнең герое Заһид абый –аның туганы. Мәүлидә апа мәкалә авторы Мәхмүтов Назыймга чиксез рәхмәтле. Ул укучыларны туганы үрнәгендә тәрбияләнергә чакырды.
Источник: Шәрләрәмә төп гомуми белем бирү мәктәбе
