Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Батырлык сәгате

Батырлык сәгате

Корпункт: 
Сармановский

Бөек Ватан сугышы еллары ерагайганнан ерагая барса да, аның хатирәләре күңелдән җуелмый.  Бүгенге Шәрләрәмә мәктәбендә үткәрелгән Батырлык дәресе-шуның  бер мисалы. Бу чарада Гыйльфанова Рәмзия Фәнир кызының әнисе Нургалиева Мәүлидә апа катнашты.  Аның балачак еллары сугыш чорына туры килә.  4 яшьтә әтисен сугышка озатканын   хәтерли, ә әтисе Сталинград өчен барган каты сугышларда хәбәрсез югала. “Сарман” газетасында басылып чыккан “Юлтимернең герой улы” мәкаләсе Мәүлидә апаны кабат үткәннәргә алып кайта . Чөнки мәкаләнең герое Заһид абый –аның туганы.  Мәүлидә апа мәкалә авторы Мәхмүтов Назыймга чиксез рәхмәтле. Ул укучыларны  туганы үрнәгендә тәрбияләнергә чакырды. 


Источник: Шәрләрәмә төп гомуми белем бирү мәктәбе

https://edu.tatar.ru

Опубликовано 3 April, 2015 - 11:51 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 03/04/2015 - 11:51):https://tatfrontu.ru/tt/news/batyrlyk-sgate