Корпункт:
Әлмәт шәһәренең 5 нче гимназия укучылары агымдагы елның 9 һәм 17 февраль көннәрендә “Патриот” үзәгендә уздырылган Батырлык дәресләрендә катнаштылар. Укучылар үзәкнең эзләнү эшләре, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның каберләрен табу эшчәнлеге нәтиҗәләре, казу эшләре вакытындагы “табылдыклар” белән таныштылар.
Башлангыч сыйныф укучылары беренче тапкыр бу чарада катнаштылар, шуңа күрә алар өчен бу мәгълүматлар бигрәк тә кызыклы һәм файдалы булды. Укучылар һәм укытучылар Батырлык дәресләрен уздырган өчен “Патриот” үзәге җитәкчесе Еланский Е.Г. га рәхмәтле.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәйретдинова Римма Ильинична