Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү – ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә булып тора Бу бәйрәм бүгенге көндә Рәсәй өчен бик мөһим, чөнки ул Рәсәй армиясенең хәрби батырлыклары һәм геройлары тарихын, барлыкка килгән көннән алып бүгенге көнгә кадәр берләштерә. Без Ватанга чын патриотлык һәм фидакарь хезмәт итү үрнәгенә әверелгән герой якташларыбыз белән горурланабыз.
Шул уңайдан Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее яшь буын белән берлектә «Без якташларыбыз геройларын хөрмәт итәбез» исеме астында батырлык дәресе узды. .
Батырлык дәресендә балалар 1941 -1945 елларда булып узган Бөек Ватан сугышы елларын чагылдырган фронттан килгән солдат хатлары, геройларның фотосүрәтләре һәм документлары белән таныштылар. Документлар аша авыл кахарманнарының сугышта вакытта кайсы өлкәләрдә булулары һәм анда күрсәткән батырлыклары белән танышканнан соң, балаларның күзләрендә батыр яктташлары, авылдашлары өчен зур горурлык хисе чагылды.

