- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
8А, 8Б сыйныф укучылары белән Әтнә урта мәктәбендә “Әтнә районы халкы тормышында Әфганстан” исеме астында проект белән танышу узды. Аны әтнә районы Архив бүлеге җитәкчесе Фидаева Роза Фаил кызы уздырды. Укучыларны Әтнә районыннан Әфганстан җирендә хезмәт итүче райондашларыбыз, аларның тормыш юллары, солдат хезмәтләре белән таныштырды ул. Фотосүрәтләр, статистик мәгълүматлар. Стендтагы тарихи фактик чыганаклар аша укучылар тагын бер кат районыбыз солдатларының тормышы, яшәеше белән горурлану хисе кичерделәр. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Закиров И.Г. Әфганстан сугышы турында бик үтемле итеп сөйләде. Хабибуллина Алсу Фаязовна Әфганстанда хезмәт итеп кайткан Фәргать абыйсының хатларын укыды, балачак истәлекләре белән уртаклашты. Бу чара укучыларны патриотик рухта тәрбияләүдә зур роль уйнады. Укучылар якташларыбызның батырлыгына тагые бер кат сокландылар.