- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Күшәр төп белем бирү мәктәбенең Хәйруллин Зөлфәт исемендәге балалар оешмасы членнары Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән вакытта батырларча һәлак булган авылдашлары Хәйруллин З.З. каберен зират кылдылар кардан чистартып, чәчәкләр куйдылар.
Хәйруллин Зөлфәт Зөфәр улы (1962-1982) Арча районы Күшәр авылында дөньяга килә. 1970нче елны Күшәр сигезъеллык мәктәбен 1нче сыйныфына укырга керә. Ул мәктәптә укыган чагында алдынгы укучылардан санала. 1974-1975нче елларны друңинаның байрак йөртүчесе, ә 1976-1978нче елларны друңина советы рәисе була ул. Укыган елларны Зөлфәт “За активную работу” значогы, ике мәртәбәАрча РК ВЛКСМның почет грамоталары белән бүләкләнә. 1978нче елны Күшәр мәктәбен тәмамлап, укуын Олы Әтнә урта мәктәбендә дәвам итә. 1980нче елны кулына аттестат ала һәм туган колхозында эшли башлый. 1981нче елның көзендә армия сафларына чакырыла. 2042”КР” хәрби частендә ефрейтор дәрәҗәсендә хезмәт итә. “За отвагу”, “Отличник погранвойск I степени” медальләре һәм грамоталары белән бүләкләнә.Туган ягына исән-сау кайту насыйп булмый аңа. Зөлфәт Хәйруллин 1982нче елның 9нчы июнендә Әфганстанда һәлак була.