- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Ватан каһарманнары көне (кыскача Каһарманнар көне) ‒ Россиядә 9 нчы декабрь көнне билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бу көнне халкыбыз яу кырларында, шулай ук тыныч тормышта да батырлыклар күрсәткән кешеләрне хөрмәтли,искә ала.Буыннар бер - берсен алыштыралар,әммамаршал Константин Рокоссовский әйткәнчә, бернәрсә үзгәрешсез кала: үз каһарманнарын истә тоткан халык кына бөек халык дип аталырга хаклы.
Тормышта батырлыкка һәрвакыт урын бар. Яшь буын курку белмәс батыр кешеләр үрнәгендә тәрбияләнә. Истәлекле көн якынлашкан вакытта Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемен йорткән шәһәр паркында митинг узды. Митингта Сугышчан дуслык ветераннары, Оренбург төбәгенә караган казак станицасы вәкилләре, Әлмәт муниципаль районының ветераннар Советы һәм десантчылар союзы әгъзалары, чикне саклаучы гаскәрләр ветераннары,запастагы офицерлар, балалар һәм яшьләр идарәсе, “Ватанпәрвәр” яшьләр үзәге хезмәткәрләре, 5 нче гимназиянең һәм 12нче урта мәктәпнең яшь армиячеләре катнашты. Бу чара Батырлар аллеясендә янып торган мәңгелек ут янына чәчәкләр кую белән тәмамланды.
Бу тантанада илебезнең чәчәк атуы, тынычлык һәм Җиңү өчен гомерләрен кызганмаган каһарманнар тормышы якты ялкын булып хәтерләрдә яңарды!
Закирова Мәдинә Нургат кызы,
5 нче гимназиянең туган тел укытучысы