Минем әтиемнең бабасы - Гайнетдинов Марс Ахияр улы 1931 елның 10 мартында Татарстан республикасы Әлмәт районы Кичүчат авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары ун яшь була. Аның әтисе -Гайнетдинов Ахияр, Кичүчат авылында колхозда машина йөртүче булып эшли. Әлеге авыр елларда көне –төне фидакарь хезмәт башкара. Ләкин язмышның ачы сынавы аркасында, 26 яшендә, аварияга очрый һәм һәлак була.
Әтисез дә калгач, гаиләгә сугыш елларында бик авырга туры килә. Әбиемнең әтисе сугыш елларының бик авыр булуын: ир – егетләр фронтка киткәч, барлык авыр хезмәт хатын-кызларга, өлкән яшьтәге кешеләргә, балалар җилкәсенә төшкәнен сөйли торган була.
Бабам бары 5 сыйныф кына укып кала. Өлкәннәр белән беррәттән басу-кырларда эшләве хакында сөйли ул. Көчле ачлык булганда,ашарга ризык калмаган чакларда, басулардан кычыткан, әрем, алабута җыйганнарын, алардан он ясап, ипи әвәләп пешергәннәрен; басуларда калган, өшегән һәм черек бәрәңге җыеп ашаганнарын бабам ачынып сөйли торган була.
Сугыштан соң бабам өйләнә. Аларның бәхетле гаиләләрендә дүрт бала дөньяга килә. Бабам, үзе сөйләве буенча, бик бәхетле, чөнки ул үзенең балаларының һәм биш оныкның, күпме халык тырышлыгы белән яуланган тыныч, бәхетле илдә үсүләрен күреп шатлана.
Илләребез - көннәребез имин, тыныч булсын. Кайгы хәсрәт килмәсен илебез өстенә. Бөек Ватан сугышы чорында үзләрен аямый сугышкан сугышчыларыбыз, тылда хезмәт иткән әби- бабаларыбыз даны мәңгелек - без аларны онытмыйбыз, хөрмәт итәбез, алар батырлыгы алдында баш иябез. Мәңгелек дан сезгә батыр йөрәкле әби-бабайлар!
Авторы: Шарафутдинова Ангелина Иван кызы, 8 сыйныф укучысы
Татарстан республикасы Әлмәт районы Кичүчат гомуми урта белем бирү мәктәбе
Укытучы : Фарукшина Луиза Хазиевна, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты Тәлгат Миңлебаев исемендәге музей җитәкчесе Фарукшина Луиза Хаҗи кызы.