- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Әнисе баласын язмыш кочагына ташлап, икенче ир белән Үзбәкстан якларына чыгып киткәндә, Марзыяга нибары биш яшь була. 11 елдан соң кайта ул кызын алырга. Бервакыт чиләк–көянтәсен асып, су алып кайтып килүче кыз үги әнисенең чит хатын белән басып торуын ерактан ук шәйләп ала. Алар белән тигезләшкәч, Марзыяның сораулы карашын күреп Галиябану апа: “Менә, кызым, бу синең үз әниең була инде. Сине алырга кайткан”, – ди. Үзе күзләрен төбәп сабыеның җавабын көтә. Әнисе белән китеп барса, ничек кичерер? Үз баласы кебек якын күрә бит ул аны. “Минем әнием бер генә. Үстергән әнием”, – дип янына килеп баскач кына җиңел сулап куя ана.
– Тик, никадәр якын итсәм дә, бик озак еллар әни, дип әйтә алмадым, – ди Галиябану апаны 95 яшьлек юбилее белән котларга килгән үзе дә өлкән яшьтәге Марзыя апа. – Чит җирләрдә, башта Монголиядә, аннан Үзбәкстанда озак еллар яшәргә туры килде. Чираттагы ялга кайтканда капка төбенә каршы алырга чыккан ак яулыклы әниемне күреп, күңелем әллә нишләп китте, үзем дә сизмәстән әнием, дип аны кочаклап алдым.
Галиябану апа Арсаеваны котларга ул көнне Буадан да, Әтнәдән дә, Арчадан да балалары, туганнары килгән иде. “Менә минем бәхетем, шатлыгым, ышанычым, таянычым, – диде Галиябану апа үзен урап алган балаларына күрсәтеп. – Хәзер кадерле кеше булып, берсеннән берсенә кунакка гына йөрим. Аллага шөкер”. Әйе, аның бүгенге көне бик бәхетле. Шушындый матур, рәхәт тормышта яшәве белән бәхетле ул. Әнә үзен район җитәкчесе Илшат Нуриев, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев олылап юбилее белән котларга килгән. Бүләгеннән бигрәк өлкәннәр өчен ихтирамы кыйммәт. Бер гасырга кадәр яшәү дәверендә ул нинди генә авырлыклар кичермәгән, заманында утны да, суны да кичкән.
Әтнәдә алты балалы гаиләдә туып–үсә Галиябану апа. Таза, нык гәүдәле кызның бар эшкә дә кулы бара. Колхозга да беренчеләрдән булып керә ул. 21 яшендә үзен кырчылык бригадиры итеп куялар. Аннан сугыш башлана.
– Кәүсәрияне ФЗӨга, Әхмәтгали абыйны хәрби хезмәткә, мине Буа районына окоп казырга алдылар. Олы яшьтәге әтине дә шунда җибәрергә булганнар. “Казларны гына суеп китим. Иртәгә килермен”, – дигән өчен аны өч елга төрмәгә алып киттеләр. Өч айдан вафат булган. Бу турына бер кешедән ишеттек. Бардык. Тик безгә гәүдәсен дә бирмәделәр, – ди Галиябану апа.
Ул башта окоп казуда була, аннан урман кисәргә җибәрәләр. Анда күргәннәрен әле дә күз яшьләренә буыла–буыла сөйли ул.
– Ат җиктем мин. Берзаман алар да тәмам аңгырайдылар, күтәрмәгә калдылар, үлә башладылар. Без үзебез дә ачтан тилмердек. 5 кубометр агач кисеп бетерә алмаган көнне икмәк тә бирмиләр иде. Бәхетебезгә, Суксу дигән авылда бик яхшы әбидә фатирда тордык. Ул безне качырып ашата иде. Кырга да биреп җибәргәләде.
Сугыш тәмамлангач кына кайта Галиябану апа. Монда да рәхәт тормыш көтеп тормый. “Печән дә чаба, көлтә дә бәйли, Арчадан Әтнәгә чәчү орлыгы да ташый. Чабаталары тишелеп бетеп, оекчан кайтканнарын да хәтерли”, – ди Арчада яшәүче кызы Гөлзада.
Озакламый Галиябануны сугыштан бер аяксыз кайткан, биш яшьлек баласы булган Абдуллага димлиләр. 1948 елда өйләнешәләр. Яңа Мәңгәргә кечкенә генә йортка, авыр тормышлы гаиләгә килен булып төшә ул. Мәшәкатьләр тагын да өстәлә. Үзе берничә урында эшли, иренә булыша, гаиләне алып бара. “Әти протез белән дә азапланып йөрде. Шуңа барлык авырлык әни җилкәсенә төште. Әни клубта эшләгәндә 4әр машина утын кайтарып аударалар иде. Без җыелышып шуны кул белән кисәбез, әни яра”, – диләр кызлары.
Галиябану апа Абдулла абый белән 17 ел гына яшәргә өлгерә. 1965 елда ире вафат була. Тугыз бала белән (тугызынчысына йөкле була) бер ялгызы кала хатын.
– Ничекләр түзгәнмендер, хәзер үзем дә аптырыйм. Эш белгән кулларыма рәхмәтлемен. Бәйләдем дә бәйләдем. Балаларыма да, сатарга да. Оекбашлар да, шәл дә. Шул ачлыктан коткарды безне. Шәлне 70, оекбашларны 92 яшемә кадәр бәйләдем. Әле дә эшләр идем дә, бармаклар тыңламый шул, – ди юбиляр.
– Әни гаиләдә дә ир–ат урынына булды. Шуның кадәр баланы тыңлатырга да кирәк бит. Әле дә хәтердә, ачуланып тормый, өстәлгә бер генә китереп суга иде, – дип көлә–көлә искә төшерәләр кызлары Гөлзада, Флюра, Сөембикә, Гөлбикә, Миләүшә, Гөлзидә.
Хәзер янына җыелган балаларына карый да (кызганыч, Таһиры исән түгел, 2009 елда вафат булган), сөенеп туя алмый Галиябану апа. Менә ул ана бәхете нинди була! Әни, дип өзгәләнеп торалар, туганнары, аеруча абыйсы Әхмәтгалинең улы Ринат бик якын итә. Шундый мәрхәмәтле, шәфкатьле, игелекле балалар үстерә алуына сөенә ул.
Гөлсинә Зәкиева