- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бакыйров Касыйм Гатуф улы 1898 елда Беренче май районы Түбән Абдул авылында туа.
Елховой башлангыч мәктәбендә өч класс белем ала.Бакыйров Касыйм кечкенәдән үк агач белән эшләүне бик ярата,егет булып җиткәч бигрәк тә яңа өйләр төзегәндә ул актив катнаша.
1922 елда авылда көчле янгын чыгып авылның салам түбәле өйләре бөтенләй диярлек янып юкка чыга (124өй), менә шул вакытларда балта осталарының эше санап бетергесез күп була.
Касыйм Гатуф улы илебез өстенә ябырылган сугыш әфәте турындагы хәбәрне дә чираттагы өйне сипләп яткан вакытта ишетә. Туган илен сакларга ул бик тиз арада җыена, һәм Таш күпер аша Шынтала станциясенә юнәлә.Тырыш, курку белмәс авыл егете Бөек Ватан сугышында бик күп батырлыклар күрсәтә,1945 елда үзенең туган авылына кайтканда аның күкрәген орден һәм медалләр бизи торган була.
Кайтканның икенче көнендә шинелен дә салып тормый ул,“ Путь к коммунизму” колхозына авылны төзекләндерү буенча балта осталары бригадасына бригадир булып эшкә алына.
Бөек Ватан сугышы ветераны Бакыйров Касыйм Гатуф улы 1979 елны көчле авырудан соң якты дөнья белән хушлаша. Аны Кзыл Көч авылы зиратында хөрмәтләп җирлиләр.
Текстны язды: Газизова М.М