- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Петр Бакалдин Әлмәт районының Красновидово авылында 1926 елның 15 гыйнварында крестьян гаиләсендә туган. Яшь булуына карамастан,1943 елның августында,17 яшендә үк, армиягә алына һәм Бөек Ватан сугышында катнашты.
178 нче полкында санитар булып хезмәт итте. Сугышчан иптәшләрнең гомерләрен саклап калу, ут астында яралыларга беренче ярдәм күрсәтү һәм аларны сугыш кырыннан алып чыгу – аның өлешенә авыр һәм җаваплы эш туры килде. 1944 елның маенда Петр Григорий улы хезмәтен тәмамлый һәм тыныч тормышка кайта. Лаеклы бүләк – Ватан сугышы ордены, ә соңрак аның җиңү өлешен билгеләп үтүче берничә юбилей медал алды.
Сугыштан соң Бакалдин үзен тыныч хезмәткә багышлый, «Нефтяник»совхозында балта остасы булып эшли.
МБУ «ЦСМ» АМР