- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм ТАССР төзелүенә 100 ел тулу уңаеннан музей хезмәткәрләре һәм укытучылар балалар белән төрле чараларда катнашалар. Бу чараларны үткәрү максаты: үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү һәм үткәннәр белән таныштыру. Сарман гимназиясенең 2 сыйныф укучысы Илһам Газдалов үзенең карт бабасы, сугышта катнашкан Зиннур Газдалов турында укытучысы Һадиуллина Гөлнара җитәкчелегендә фәнни эш әзерли. Шул максаттан Илһам бабасы турында музейда сакланган экспонатлар, хәрби-тарихи вакыйгалар стенды белән танышып чыкты һәм музей хезмәткәрләренә яңа мәгълүматләр дә җиткерде.
Зиннур Газдалов турында тулырак мәгълүмат шушы сылтама буенча: http://tatfrontu.ru/tt/person/gazdalov-zinnur-gazdal-uly-0