Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Бабайлар тарихы - безнең тарих

Бабайлар тарихы - безнең тарих

Корпункт: 
Сармановский

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм ТАССР төзелүенә 100 ел тулу уңаеннан музей хезмәткәрләре һәм укытучылар балалар белән төрле чараларда катнашалар. Бу чараларны үткәрү максаты: үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү һәм үткәннәр белән таныштыру. Сарман гимназиясенең 2 сыйныф укучысы Илһам Газдалов үзенең карт бабасы, сугышта катнашкан Зиннур Газдалов турында укытучысы Һадиуллина Гөлнара җитәкчелегендә фәнни эш әзерли. Шул максаттан Илһам бабасы турында музейда сакланган экспонатлар, хәрби-тарихи вакыйгалар стенды белән танышып чыкты һәм музей хезмәткәрләренә яңа мәгълүматләр дә җиткерде.

Зиннур Газдалов турында тулырак  мәгълүмат шушы сылтама буенча: http://tatfrontu.ru/tt/person/gazdalov-zinnur-gazdal-uly-0

Опубликовано 27 December, 2019 - 15:00 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 27/12/2019 - 15:05):https://tatfrontu.ru/tt/news/babaylar-tarihy-beznen-tarih