- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Сугыш… Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз. Ул 27 миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән. Аналарны тол калдырган. Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгы, туган илгә бирелгәнлеге, чиксез мәхәббәте күренде. Ил өчен авыр сынау көннәрендә халкыбыз, фронт һәм тыл бергә булды.
1941нче ел 22нче июнь.Аяусыз Бөек Ватан сугышы башланды.Мин үзем дә, әти - әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Әнинең әтисенә – минем бабама, сугыш кырларыннан әйләнеп кайту насыйп булмаган. Бабам, Исмагилов Мияссәр, 1905 нче елны Әлмәт районы Түбән Мактама авылында туган. Бабай сугышка кадәр төрле эшләрдә эшләгән. Сугышка ул Иркутск өлкәсеннән алына. Көньяк-көнбатыш фронтында батырларча,1942 нче елның январеннән 1943 нче елның февраленә хәтле, “Демян котелы” дип аталган җирдә фашистларга каршы көрәшә. Сугышның бу юнәлеше бик фаҗигале була. Солдатлар сазлыклар эчендә ятып, фашистларны алга уздырмыйча, соңгы сулышларына хәтле көрәшәләр. Каты көрәштән соң, февраль урталарында,немецларның 16 нчы армиясенең 6нчы пехота дивизиясе 95 мең солдат һәм офицерлар чолганышка алыналар. Менә шунда “Демян котелы” барлыкка килә. Бу икенче бөтендөнья сугышында чолганышта калган иң зур группировка була. Бу хәбәр бөтен дөньяга билгеле була,шушы канкойгыч сугышта 648 нче укчылар полкының 200 нче дивизиясе кызылармиячесе Исмагилов Мияссәр 1943 нче елның 26 февральдә Новгород өлкәсе янындагы “Демян котелы” операциясе барышында геройларча һәлак була. 1943нче елның 2 нче мартында4нче приказ буенча “За отвагу” медале белән (үлгәннән соң) бүләкләнә.
Бабамның исеме хәтер китабына кертелгән. 388 нче биттә аның турында мәгълүмат бар. “Хәтер китабы” – каһарманнарның исемнәрен мәңгеләштерүче һәйкәл. Анда сугыш кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган, яралардан үлгән сугышчылар турында мәгълүмат тупланган.
Безнең канкойгыч сугышлар турында онытырга хакыбыз юк. Сугыш хатирәләре, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган батырлар һичкайчан онытылмас.
Шаймуратова Розалия Виктор кызы,
Түбән Мактама 2 нче урта мәктәбе укытучысы