Камал апа атлар карый. Рәттән алты ел. Бервакыт якын- тирәдә салам калмагач, фуражир Әбүбәкер ага Якупов бригада хатын-кызларын җыеп, Уркалыга, язгы өзеккә дип калдырган эскерткә алып китә. Көздән бирле кеше аягы басмаган юлсыз җирдән, ат корсагыннан кар ерып, көч-хәл белән килеп җитәләр. Атларның кабыргалары бер чакрымнан күренерлек - тире дә сөяккә калганнар. Дирбияләрен күтәреп торырлык та хәлләре калмаган малкайларның. Аларны туарып, саламга кушалар. Чаналарны жыйнау тартып, эскерт төбенә китереп куялар да берәм-берәм салам төяп, бастырыклыйлар. Арба-чанага төягәндә өстә тору бик нечкә эш. Юлда ишелгән, ауган олауны кабаттан төяү тәмугка кертү белән бер инде ул. Шуңа да олау башында Камал апа тора.
Уркалы - яман җир. Анда аяз, тыныч көннәрдә дә буран була. Әбүбәкер ага моны сизенеп, әледән-әле исләренә төшерә, ашыктыра. Чыннан да соңгы олауны бастырып маташканда Уркалы бураны куба, берничә минуттан ул күз ачкысызга әйләнә. Әбүбәкер ага эскертнең ышык башыннан салам йолкып куыш ясарга боера. Тешләре-тырнаклары белән йолкып, үзләре сыешлы тишек тишәләр дә, кереп авалар. Шыксыз буран бөтерелеп кереп яка, чабу асларына, чабата-оек эчләренә кар тутыра. Әбүбәкер ага "Ярман сугышында" күргәннәрен сөйли (бер кулын шунда калдырып кайткан). Бичара хатыннар үз хәлләрен онытып, сугыштагы ирләрен кызганалар. Буран тан алдыннан гына басыла. Аяк-куллары, билләре шыкыр- дап каткан апалар атларын җигә алмыйча изаланалар. Язмый чараң юк: Камал апа бәвеле белән кулын җылытып атын җигә, башкалар да шулай эшлиләр. Ниһаять, атлар җигелә. Камал апа алда, Тик кайсы якка китәргә? "Атыңны иркенә куй! "-ди аңа Әбүбәкер ага. Ат гел болар уйламаган якка каерып алып китә, ләкии берничә адым ясауга корсак астыннан карга бата. Шунда күз күрмәгән, колак ишетмәгән могҗиза була. Ат батмас өчен, ал аякларына тезләнеп, арт аяклары белән гәүдәсен этә-этә алга хәрәкәтләнә. Бераздан каты җиргә аяк баса. Озакламый таз каккан, эт өргән тавышлар керә колакка. Авылга дөрес кайта икән хайван. Камал апа шунда билен нык туңдырган. "Яшь чактагы нужа уйнап-көлеп уза, картлыктагы нужа бил бөкрәйтеп уза", - яшь чакта үткән, хәзер менә үзен бөкрәйткән.
Сугыш елларында хатын-кызларның күргән- кичергәннәрен авылыбызның тырыш, намуслы колхозчысы, ударнигы Камал апа Гайнанова үрнәгендә бирәсе килә. Аның хәләл җефете Гәрәй ага сугыш башлану белән ут эчеңә китә. Камал апа, бер айлык күкрәк баласын дүрт яшьлек улы белән калдырып, колхозда ат кебек эшли: сабан сөрә, ашлык чәчә, лобогрейка белән ура, көлтә кертә, урман кисә, эскертләгәндә өч япьле, озын саплы сәнәк белән каерылып башта җирдән, буе җитми башлагач, арба өстеннән эскерт башына салам ыргыта. Эскерт башында мөхтәрәм картлар тора, тик эскертне очлар чак җиткәч: "Баш әйләнә", - дип алар берәм-берәм җиргә төшәләр. Камал апа берүзе эскерт очларга менеп китә, Ул очлаган эскерт гүзәл сәнгать әсәренә тиң. "Жил-давылда ишелмәс, яңгырны да үткәрмәс, Алла боерса", - дип соклана картлар. Ә Гайнан карт бригадир улына: "Син Камалга оч хезмәт кенә яз!"-- дип катгый әмер бирә. Сугыш елларында хезмәт көненә бер грамм ипи, бер тиен акча бирмәсәләр дә, картның үтә канәгать булуын күрсәтә инде бу. Басуда эшләр тәмамланып, атлар бригада ихатасына кайтарылгач.
Авылдашыбыз Гайнанова Камал апа сугыш елларында.
Корпункт: