Корпункт:
Ары авылыннан Гөлҗиһан әби Сәфәрова да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аны да олуг юбилее белән районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов котлады. Гөлҗиһан әби район башлыгына үзенең изге теләкләрен җиткерде.
Шунысы кызык, Гөлҗиһан әби Ары авылында туып, гаиләдә 5 кыз бала булып үсәләр. Бишесе дэ Ары авылы егетләренә тормышка чыгалар. Аның бөтен тормышы шушы авыл белән бәйле.


