Корпункт:
9 майда Арча шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган парад һәм митинг булды. Митингта район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев чыгыш ясады. Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе Марсель Имамов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның бәйрәм тәбрикләвен җиткерде.






