Корпункт:
Бу көннәрдә Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү Парадының репетицияләре уза.Анда җәяүлеләр дә, техника да, авиация дә катнашачак. Парадта 151 хәрби техника катнашачагы билгеле. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 50 машинага күбрәк. Парад барганда, Кызыл мәйдан өстеннән Җиңүгә 70 ел тулуын символлаштырып, 70 очкыч һәм вертолет узачак. Бу хакта Россиянең Оборона министрлыгыннан хәбәритәләр.
Безнең егетләр дә хәрби хезмәттә сынатмый, дәрәҗәләнә. Арча егете Хәмзә Фазыйлов быел Мәскәүдә Кызыл мәйданда парадта катнашачак.