“Илебезгә кайгы - хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга бик күп вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан - ел сирәгәя бара.Бу сугыш һәр гаиләгә кагылды, илебездә беркемне дә урап үтмәде. Тыныч тормышта яшәп яткан халкыбызга бетмәс кайгы-хәсрәт, илебезгә олы җимереклекләр, зур югалтулар алып килде.
Минем бабай да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Аның турында мәгълүматларны мин әти-әниемнән, туганнарымнан сораштым, интернет челтәреннән дә күп нәрсә эзләп таптым. Бабам минем - Максимов Лаврентий Леонтий улы - 1924 нче елныТатарстан Республикасының Мамадыш районы Колышчы авылында туган. Кызыл Армиягә аны 1942 нче елның июлендә алганнар, шул ук елның октябреннән башлап, сугыш ахырына кадәр, Калинин, Көнбатыш, 2 нче Балтыйк буе һәм Ленинград фронтларының сугышчан хәрәкәтләрендә катнашкан. Гвардия рядовое, ВЛКСМ члены булган Лаврентий бабай 22 нче гвардия укчы дивизиясенең 30 нчы аерым элемтә батальонында атлы элемтәче (конный посыльный) булып хезмәт иткән. Атка атланып, дивизия полкларына командование приказларын илткән, алардан донесениеләр алып кайткан ул. Моны еш кына дошман уты астында калып, гомерен куркыныч астына куеп эшләргә туры килгән аңа. 1943 нче елның августында бабай яраланган. Дәваланып чыккач, ул яңадан сафка баскан. Үзенә тапшырылган иң куркыныч заданиеләрне дә һәрвакыт җиренә җиткереп үтәгән өчен аны 1944 нче елда “Сугышчан батырлыгы өчен”, ә 1945 нче елда “Батырлык өчен” медале белән бүләклиләр. Соңгысына тәкъдим итү документында аның батальон командиры болай язган: “1945 нче елның 28 нче мартыннан 29 ына каршы төндә кызылармияче Максимовка дошман чолганышында калган безнең частьны азат итү өчен сугышучы 67 нче полк командирына ашыгыч пакет илтеп тапшырырга приказ бирелде. Иптәш Максимов, дошманның көчле уты астында гомеренә зур куркыныч янавына карамастан, пакетны вакытында илтеп җиткерде, шуның белән, 67 нче полкның үз бурычын уңышлы үтәвенә ярдәм итте”. Лаврентий бабайга шулай ук “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Берлинны җиңгән өчен” медале, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены да бирелгән.Җиңүдән соң бабай Колышчыга әйләнеп кайта. Ул колхозга эшкә урнаша. Анда ферма мөдире булып хезмәт куя.
Мин бабам белән горурланам. Алар алдында чиксез бурычлы булуыбызны аңлыйм. Безгә тынычлык, аяз күк йөзе, матур киләчәк бүләк иткәннәре өчен рәхмәт. Яңадан сугышлар булмасын, бара торганнары туктасын иде. Еллар тыныч, дөньялар матур булсын!”
Әлмәт шәһәре М. К. Таһиров исемендәге 1 нче лицейның 6 а сыйныфы укучысы Хузин Кәрим Ильдар улы