Дәһшәтле сугыш һәр гаиләгә кагылды, илебездә беркемне дә урап үтмәде. Киләчәккә матур планнар корып, тыныч тормышта яшәп яткан халкыбызга бетмәс кайгы-хәсрәт, илебезгә олы җимереклекләр, зур югалтулар алып килде. Миллионлаган ватандашларыбыз яу кырларында дошман белән йөзгә-йөз килеп алышты, шулай ук миллионлаганнар үз-үзләрен аямыйча тылда Җиңүне якынайту өчен фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтте. Авылдашларыбыз да илгә Җиңү алып кайтуда үз көчләрен куйдылар, зур батырлыклар эшләделәр.
Самаров Шакирҗан Самархан улы 1924 нче елның 3 нче февралендә Татарстан Республикасының Әлмәт районы Урсалабаш авылында туа. 1943 нче елның июлендә Бөек Ватан сугышына китә. Сугышта ул пулеметчы булып хезмәт итә. Аларның часте Кенесбергка хәтле барып житеп, зур бәрелешләрдә катнаша. Шакирҗан берничә мәртәбә яралана,контузия ала.Сугыш беткәч, туган авылына кайтырга насыйп була аңа. Шакирҗан пенсиягә чыкканчы колхозда мал караучы булып эшли. Тормыш иптәше Шәмсия белән 4 бала үстерәләр. Ул 1995 нче елның март аенда вафат була.
Гәрәева Гөлмира Абдулла кызы,
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Галеев Р.Г. исемендәге Сөләй урта гомуми белем мәктәбе”нең
туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы,