- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Сугыш һәркемнең күңелендә тирән уелып калды. Сугыш! Нинди шомлы сүз! Күпме гомерләр киселгән, күпме күз яше түгелгән бу сугыш елларында. Илебезнең яшь егетләре, кызлары, ирләре, картлары - барысы да кулларына корал алып, Ватанны сакларга киткәннәр. Быел илебез зур газаплар бәрабәренә яулап алынган Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы ала.
Шул уңайдан китапханǝлǝрдǝ Бɵек Җиңүне каршы алу максатыннан бик күп чаралар үткǝрелǝ.
17 апрель көнне, Яңа Кенәр балалар китапханәсендә, “Алар даны мәңгелек” дип аталган Бөек Ватан сугышы ветераны Халитов Рәгыйб Усман улы һәм тыл ветераны Халитова Фәния Рәхим кызы белән әдәби очрашу үткәрелде. Кичәдә Яңа Кенәр урта мәктәбенең 8 “а” һәм 7 “б” сыйныфы укучылары катнашты. Шулай ук кичәдә “Бердәм Россия” Яңа Кенәр башлангыч оешмасы секретаре Галимуллин Җ.И., ветераннар советы председателе Сабиров Г.Г., Ахметов Х.Х. катнаштылар.
Әйдәп баручы китапханәче Газизова С.Р. укучыларны китапханәдә төзеп куелган “Бөек батырлык тарих түрендә” дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Укучыларыбыз тарафыннан сугыш ветераны Халитов Р.У. ның тормыш юлы һәм язучыларыбызның шигырьләре сөйләнелде.