- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
1942 елның 25 июленнән 1943 елның 9 октябренә кадәр дәвам иткән Кавказ өчен сугыш Бөек Ватан сугышының иң озын һәм канкойгыч сугышларыннан берсе була.
Кавказныалу Гитлер өчен стратегикпланнарындаөстенлеклемаксатларныңберсебулган. КавказныалуСССРныбикавырхәлгә куя, СоветларСоюзынягулыкныңтөпчыганагыннан – нефтьтәнмәхрүмитә. Шушы ук җирләр, уңдырышлы булганлыктан, икмәкнең иң әһәмиятле чыганагы булып торган.
Сугышның төп нәтиҗәсе булып, Кавказдан немец-фашист гаскәрләрен куып чыгару һәм нәтиҗә буларак – энергетика һәм азык-төлек ресурсларының иң зур базасын югалту куркынычы юкка чыгару һәм Төркиянең фашист Германиясе ягында сугышка керүен булдырмау булып тора.
Кавказ өчен сугыш 1943 елның 9 октябрендә Тамань ярымутравын азат итү белән тәмамлана. Әлеге авыр сугышта катнашкан 850 000 нән артык кеше 1944 елда «Кавказны саклаган өчен» медале белән бүләкләнә.Шулар арасында,авылдашыбыз, Беренчемай районының (хәзерге Әлмәт районы) Түбән Абдул авылында туып үскән кызылармеец Шәрифуллин Мингата Хәлиулла улы да була. Аларның батырлыгы һәм чыдамлыгы, Ватанга булган мәхәббәте бу авыр сугышта нык калырга ярдәм итә, ә батырлыклары мәңгелек булып калды.
Төзүче:Х.Әхмәтшин исемендэге Елховой авылы тарихы музее.