- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
9 Май - Җиңү көне уңаеннан Миңлебай авылы жирлегендә бәйрәм митингы узды. Олысы-кечесе, хезмәт коллективлары, мәктәп, балалар бакчасы нәниләре әлеге чарада актив катнашты. Миңлебай авылы урамнары буйлап шарлар, чәчәкләр, плакатлар тоткан халык Жиңү паркында җыелды. Батырлар истәлегенә веноклар салынып, әдәби-музыкаль чара башланып китте. Тантанада авыл башлыгы Рахимов Ильдар Мансур улы һәм башка кунаклар чыгыш ясадылар.
Бәйрәм патриотик рухтагы җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.
Сугышта билгесез югалган авылдашларыбызны эзләү эшләре бик уңышлы дәвам ителде.Тагын жиде авылдашыбызның табылуы турындагы белешмәләр, аларның туганнарына тантаналы рәвештә тапшырылды .
Төзүче. Смотритель Халилова Э.Р. Фатыйх Кәрими исемендәге мемориаль музее