Корпункт:
15 февраль – яраткан шагыйребез Муса Җәлилнең туган көне. Бүген бөтен кешелек дөньясы сөекле шагыйребезнең туган көнен билгеләп үтә. Бу чарадан безнең Сарман урта мәктәбе дә читтә калмады.
Бәйрәм М.Җәлилнең иҗатына багышланган радиотапшыру белән башланып китте. Аннары 5а сыйныфы укучылары мәктәп китапханәсенә экскурсия ясадылар. Алар анда шагыйрьнең тормыш юлы ,китаплары белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар. Шулай ук 7 нче в сыйныфы укучыларына «Туган илнең батыр уллары” исеме астында сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар Җәлилчеләрнең тормыш юлы, эшчәнлекләре белән таныштырдылар, шигырьләрен сөйләделәр, М.Җәлил турында төшерелгән фильм карадылар. Бәйрәм иртәсе бик күңелле үтте.