Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > 15 февраль – яраткан шагыйребез Муса Җәлилнең туган көне

15 февраль – яраткан шагыйребез Муса Җәлилнең туган көне

Корпункт: 
Сармановский

15 февраль – яраткан шагыйребез Муса Җәлилнең туган көне. Бүген бөтен кешелек дөньясы сөекле шагыйребезнең туган көнен билгеләп үтә. Бу чарадан безнең Сарман урта мәктәбе дә читтә калмады.

Бәйрәм М.Җәлилнең иҗатына багышланган радиотапшыру белән башланып китте. Аннары 5а сыйныфы укучылары мәктәп китапханәсенә экскурсия ясадылар. Алар анда шагыйрьнең тормыш юлы ,китаплары белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар. Шулай ук 7 нче в  сыйныфы укучыларына «Туган илнең батыр уллары” исеме астында сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар Җәлилчеләрнең тормыш юлы, эшчәнлекләре белән таныштырдылар, шигырьләрен сөйләделәр, М.Җәлил турында төшерелгән фильм карадылар. Бәйрәм иртәсе бик күңелле үтте.

Опубликовано 17 February, 2020 - 08:57 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 17/02/2020 - 08:57):https://tatfrontu.ru/tt/news/15-fevral-yaratkan-shagyyrebez-musa-zhlilnen-tugan-kone