- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
9 нчы декабрь илебездә Ватан каhарманнары көне буларак билгеләп үтелә. Яу кырында булган ил сакчыларын , батыр якташларыбызны искә алганда, Бөек Ватан сугышы елларында Җиңү көнен якынайтуга фронттагы ир-атлар белән беррәттән тылда хезмәт куйган хатын-кызларыбызның фидакарьлеген дә искә алу мөhим.
1941нче ел. 22 нче июнь. Әлмәт урта мәктәбе үзенең 4нче чыгарылыш укучыларын озата.
Аларга аттестатлар тапшыра.
Гаять матур, кояшлы, тыныч якшәмбе көне. Зәй елгасы буендагы болынлыкта Әлмәт районы җыены – Сабантуй бәйрәме уздырыла. Якынтирә авыллардан кыңгыраулы атларда, машиналарга төялеп, бәйрәмчә киенгән кешеләр агыла. Болын җыр, бию, гармун тавышы белән гөрләп тора. Менәменә зур бәйрәм башланырга тиеш. Шулвакытта, ачык «ГАЗик» машинасына утырып, Әлмәт районы партия комитеты кешеләре мәйданга керәләр.
Араларыннан берсе, мәйдан уртасына чыгып, җыелган халыкка Гитлер Германиясенең советлар иленә каршы сугыш башлавын белдерә. Мәйдан тынып кала. Бәйрәм шатлыгы урынына кешеләр кайгы «төяп», кайтыр юлга юнәләләр.
Иратларны, мәктәптә тамлаган егетләрне фронтка озату башлана. Аттестат алып, хезмәт юлын башларга яисә институтка юл тотарга ниятләгән егетләр сугыш кырына озатыла. Ират укытучыларны да сугышка алалар.
Мәскәү, Харьков һәм башка җирләрдән эвакуацияләнүчеләр килеп тула, алар арасында мәктәп яшендәге балалар да күп була. Шунлыктан русча укыту класслары ачыла.
Фронтка киткән укытучыларны эвакуация белән килгән Л.А. Биксина (математика), И.У. Будовниц (тарих), О.Короф (химиябиология), И.П. Кульжинский (математика), В.Я. Кульжинская (чит тел), В.А. Розова (чит тел), яңа гына мәктәпне тәмамлаган С.Г. Бәкерова, Б.Х. Нәдерова, С.И.Зәйнуллина, А.Ф.Барашова һ.б.алыштыра.
Дәреслекләр юк диярлек, дәфтәрләр аз, укучылар иске китап, газеталарга язып (язылмаган юлларга) укыйлар. Язу өчен караны суган кабыгы, имән агачы кайрысын кайнатып, аңа тимер салып тутыктырып ясыйлар. Укучыларның киемнәре кырык ямаулы бишмәт, аякларында чабата. Ашауэчү ягы бик кыен, ягулык юк.
Бу чорда хатынкыз укытучылар үзләре, утын кисеп, ярып, мичләрне ягып, уку бүлмәләрен җылытканнар. Мәктәпнедә уку елына үзләре әзерләгәннәр, колхоз кырында да, фермада да эшләгәннәр. Керосин булмау сәбәпле, укытучылар, бергә җыелып, төнлә мәктәптә дәрес бирергә хәзерләнгәннәр, укучыларның дәфтәрләрен тикшергәннәр.
Бу сугыш афәтенең барлык авырлыкларын үз җилкәләренә күтәргән укытучылар: Мәбрүрә Баязитова, Рәйсә Вәлиева, Камал Вәлиева, Хәлимә Гатина, Хәдичә Дәүләтбаева, Мөгаллимә Йосыпова, Харрас Латыйпов, Рокыя Таһирова, Хәтимә Әхмәтҗановалар исеме мәктәп тарихында онытылмас булып калдылар.
Мәктәптә укыткан иратларның барысы да диярлек (14кеше) сугышкырында булалар, шуларның 6сы гына яраланып, имгәнеп, контузия алып әйләнеп кайта. 1938–1941 елларда Әлмәт урта мәктәбен тәмамлаган укучылар – егетләр һәм кызлар да яукырында һәлак булалар. Шулардан 25 һәлак булган сугышчының исемлеге, фотосурәтләре мәктәп музеенда бар.
Гимадиева Илсөя Илдар кызы,
Мирза Каюм улы Таhиров исемендәге 1 нче урта мәктәп укытучысы