Менделеевский

Менделеевский муниципальный район Республики Татарстан

Менделе́евский муниципа́льный райо́н (тат. Менделеевск районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — город Менделеевск.

Советлар Союзы Герое Василий Пискунов истәлегенә 2012 елда туган малайлар арасында мини-футбол буенча турнир

Корпункт: 

«Батыр» спорт мәктәбендә Советлар Союзы Герое Василий Пискунов истәлегенә 2012 елда туган малайлар арасында мини-футбол буенча турнир узды. Турнирда өч команда катнашты. Ярышларда «кызгылт сары» команда футболчылары җиңү яулады. «Зәңгәрләр» һәм «соры» командалары 2 һәм 3 урыннарга ия булдылар. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар белән бүләкләнделәр.

Тыл ветераны янәшәдә яши

Корпункт: 

Бөек Җиңү көне алдыннан Песәй мәдәният хезмәткәрләре мәктәп балалары белән бергә, авылда гомер итүче тыл ветераны Зөлхәтҗә апа Габбасованың хәлен белергә бардылар, - «Менделеев яңалыклары» газетасы яза. Зур хөрмәткә лаек ветеран янында алар еш кунак булалар. Зөлхәтҗә ханымның капка төбендә яратып утыра торган урыны бар. Бу юлы да авылдашлары аның белән нәкъ шунда әңгәмә кордылар.

Җиңү вальсы

Корпункт: 

13 апрель-истәлекле дата хәрби тарих, Россия - азат итү, Кызыл Армия, Австрия башкаласы, фашист илбасарларыннан, ул узган 1945 елның 13 апрелендә. Шушы максат белән Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячеләре тарафыннан әлеге истәлекле дата турында тарихи сәгать оештырылды.

Йөрәкләрдә сугыш ярасы

Корпункт: 

2020 елда илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итте. Ләкин, 75 ел вакыт узса да кеше күңеленә бу сугыш салган яралар төзәлми. Аеруча сугыш чоры балалары күңелендә тирән бу яра. Чөнки алар шул елларның бөтен авырлыкларын, кайгы-хәсрәтләрне, ачлык-ялангачлыкны олылар белән бергә кичергәннәр, алар канкойгыч вакыйгаларның тере шаһитлары. Белгәнебезчә, ветераннарыбыз сафы елдан-ел кими, авылда сугыш чоры балалары да инде берничә генә калып бара. Шул тере ядкарьләребезнең хатирәләрен мәңгеләштерү максатыннан

Җәлил яши, Җәлил мәңгелек

Корпункт: 

15 нче февраль татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан Камай авылы мәктәбендә “Җәлил яши, Җәлил мәңгелек “ исемле шигърият кичәсе уздырылды. Китапханәче Г.Галимуллина шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырды. Укучылар М.Җәлилнең шигырьләрен укыдылар. Җәлилнең тормышы, иҗаты җырга тиң.Җыр үлемсез булган кебек, аның шигырьләре дә, исеме дә үлемсез.

Батырлыгы кайтты җыр булып

Корпункт: 

Татар китапханәсендә, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби-патриотик кичәләр уздырылды. Кичәләрдә 7нче бакчаның мәктәпкә әзерлек төркемнәре катнашты. (Татар теле тәрбиячесе Нуриева В.Р.)

Әдәби сәгать "Муса Җәлил - татар халкының каһарман улы"

Корпункт: 

15 февраль көнне татар халкының каһарман улы, Муса Мостафа улы Җәлиловның 115 яшьлеген билгеләп үтәбез. Шул уңайдан Псәй авылы китапханәсендә Муса Җәлилгә багышланган "Муса Җәлил - татар халкының каһарман улы" дигән әдәби сәгать булып үтте. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Аның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары искә алынды һәм герой шагыйрьнең шигырьләре укылды.

Безне җиңүгә илткән юллар

Корпункт: 

Татар китапханәсендә “Безне җиңүгә илткән юллар” дип исемләнгән батырлык дәресе узды. Китапханәче Хафизова Г.Р. Бөек Ватан сугышы вакытында, балалар һәм яшүсмерләрнең партизан хәрәкәтендә катнашуы турында сөйләде. Советлар Союзы Герое исеме бирелгән яшүсмерләр турында презентация күрсәтте. Укучылар Лара Михеенко һәм Витя Коробков батырлыгы турындаА.Н.Печерскаяның“Дети-герои Великой Отечественной войны” китабыннан укыптаныштылар. “Сугыш чоры балалар әдәбияты” басмасыннан “Разведчик язмалары” хикәясеннән өзек укылды һәм эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрелде.

«Исемен калды бер җыр булып, узеннән соң килгән буынга»

Корпункт: 

13-нче февральда Тойма мәдәният йортында Муса Җәлилнең тууының 115 еллыгына карата «Исемен калды бер җыр булып, узеннән соң килгән буынга» дип исемләнгән поэзия сәгате уздырылды. Балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар. Поэзия сәгате барышында балалар Муса Җәлилнең тормыш юлы, курсәткән батырлыклары белән таныштылар.

Көчле рухлы кешеләр

Корпункт: 

Бу атнада Тойма мәдәният йортында балар белән “Көчле рухлы кешеләр” дип аталган батырлык сәгате уздырылды. Батырлык сәгате барышында балаларга рухи яктан нык, Ватаныңны яратырга, кыю булырга, разведчикларның, партизаннарның батырлыклары турында сөйләнде. Россия фәне көненә карата лекция үткәрелде. Россиядә фәннең төрле тармакларда алга китеше һәм киләчәктә тагын да зур ачышлара ирешү мөмкинлеге турында сөйләнде.