Черемшанский

Черемшанский муниципальный район Республики Татарстан

Черемшанский муниципальный район (тат. Чирмешән районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — село Черемшан.

Мәктәптә тимурчылык эше. МБОУ «Лашманская СОШ»

Корпункт: 

Без мәктәптә тимурчылык эше белән күптәннән шөгыльләнәбез. Бу эштә һәр укучы бик теләп катнаша. Тимурчылык эшенә 5-8 сыйныф укучыларының барысы да йөриләр. Быел сугыш бетүгә 75 еллыкны бәйрәм итү уңаеннан мәктәбебездә укыту-тәрбия эшчәнлеге шушы юнәлештә алып барыла. Ватаныбыз тарихының истәлекле даталарына багышланган акцияләрдә катнашабыз, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне ачыклап, исемлек булдырдык, сугыш һәм тыл ветераннарына шефлык оештырабыз. Һәр сыйныфка шефлык итү өчен ветераннар билгеләнде.

Өчпочмаклы солдат хатлары. МБОУ "Лашманская СОШ"

Корпункт: 

Өчпочмаклы солдат хатлары... Латин графикасында язылган әлеге хатта туган авылын, гаиләсен чиксез сагыну, борчылу күрәбез... Материал школьного музея МБОУ "Лашманская СОШ" Черемшанского района РТ. Кружок "Краеведение" МБОУ "Центр внешкольной работы" Черемшанского муниципального района рук. Газимзянова Р.Г.

Фронттан хат. МБОУ "Лашманская СОШ"

Корпункт: 

Әлеге хат Фәйрушин Гарәфетдин Бәдертдин улы тарафыннан 1945 нче елның 9 нчы гыйнварында язылган. Хат белән 1 нче гыйнварда төшерелгән фотосурәт тә салынган булган. Кызганыч, хат иясенә исән сау әйләнеп кайту насыйп булмый. Хат килгәннән соң, озак та үтми "кара кәгазь" килә... Бөек Җиңүгә санаулы көннәр калган була. Материал школьного музея МБОУ "Лашманская СОШ" Черемшанского района РТ. Кружок "Краеведение" МБОУ "Центр внешкольной работы" Черемшанского муниципального района рук. Газимзянова Р.Г.

Шефлык эше дәвам итә.

Корпункт: 

Утыз Имән мәктәбе укучылары авылыбызның сугышта һәлак булган һәм тыл ветераннары хөрмәтенә куелган обелиск тирәсен һәрвакыт карап, чистартып торалар. Мәктәп укучыларында сугышта катнашкан бабаларыбызга карата хөрмәт хисе тәрбияләү юнәлешендә бик күп чаралар уздырыла.