Труженики тыла

АХУНОВА ӨММЕГӨЛСЕМ

Инде яшүсмер чагыннан ук иген игүгә тотынган Өммегөлсем дә кырыс сугыш елларында якты киләчәккә ышанып гомер итә. Юк, ышанмас хыялларга бирелми ул, тормышка аек карый, җиңүнең дә тыл ярдәме, туган авылы – Каташ Каран кешеләре тырышлыгы белән киләсен аңлый. Шуңа күмәк хуҗалыкның иң авыр эшләренә көчен кызганмый. Өммегөлсем Ахунова баштарак кыр эшләрен башкарса, аннан инде тракторчыга укып кайтып, гел тимердән торган техникага утыра.

АШРАФУЛЛИНА САИМӘ САГИДУЛЛА КЫЗЫ

Ашрафуллина Саимә Сагидулла кызы Ленин ордены кавалеры 1922нче елның 22нче июлендә крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Хезмәт юлын 1936нчы елда “Алга” колхозында башлап җибәрә. 1941нче елның көзендә фронтка киткән ир-егетләр урынына тракторга утыра. 1951нче елдан 17 ел дәвамында комбайнер булып эшли. 1971нче елның 8 апрелендә Ленин ордены һәм ВДНХның “Алтын йолдызы” белән бүләкләнгән. 2013 елда үлде.

АЮПОВА ЗӘЙТҮНӘ АБРАР КЫЗЫ

Икенче бөек Ватан сугышын 9 яшь кызчык булып каршы ала. Зәйтүнә апа бары тик бер класс кына укып кала алган, шуңа күрә “укый алганнар укыган вакытта без эшләдек инде” ди ул. “Башта 3 алдылар (сугышка), аннан актык булып Әти китте инде. Әнкәйгә без бишәү калдык.

БАГМАНОВА (САБИРОВА) АФЗАЛНИСА САБИРОВНА

1922 нче елның 22 нче августында Саба районы Төбәк авылында Мөхәммәтсабир белән Мәфтуха гаиләсендә 5 нче бала булып дөньяга килә.Төбәк җиделлык мәктәбендә 7 класс белем ала.17 яшендә Казанга китеп, ФЗӨ га укырга керә. Кремль янындагы 4 нче номерлы тегү фабрикасына тегүче булып эшкә урнаша. Алар сугышчыларга киемнәр тегәләр, окоп казуда катнаша. Казанда яшәгән вакытта ул гел концертларда катнаша торган була. Аның тавышы бик моңлы була, матур җырлый. Гармунчы Фәйзи Биккинин, җырчы Гөлсем Сөләймановалар белән бер группада йөргән.

БАДИКОВА РӘЙСӘ БАДИК КЫЗЫ

Бадикова Рәйсә Бадиковна 1928 елның 5 ноябрендә Урта Сон авылында дөньяга килә.

БАЙБУЛАТОВА РАБЫЙГА КЫЯМ КЫЗЫ

Рабыйга апа 1932 елның 3 нче маенда Әлки районы Түбән Әлки авылында 6 балалы колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән. Ул гомере буена “Яшь көч “ колхозында сыер савучы булып эшләгән,лаеклы ялга да шул хезмәтеннән чыккан. Бүгенгесе көндә балалары янында шәһәрдә гомер итә. ( Түбән Әлки авыл җирлеге хезмәткәрләре материалы).

БАХТИГӘРӘЕВА БӘРИЯ БАХТИГӘРӘЙ КЫЗЫ

Иске Минзәләбаш авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Айзирәк Әнәс кызы Гарифуллина язмасы.

БАЯЗИТОВА НУРҖИҺАН ВӘЛИУЛЛА КЫЗЫ

Баязитова Нурҗиһан Вәлиулла кызы 1930 нчы елның 28 нче мартында Әлки районы Урта Әлки авылында дөньяга килә. Гаиләдә 4 бала үсә. Нурҗиһан апа 4 класс белем ала. Сугыш башланганда аңа бары тик 11 яшь була. Ул сугыш чорының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәрә. Колхозда төрле эштә эшли, амбарда эшли. Иртәнге өчтән-дүрттән торып, караңгы төшкәнче - колхоз эшендә эшли. Алабута, башка төрле үләннәр, черек бәрәңгедән пешерелгән ашлар - төп ризык була. Авыр эш, сәләмә кием, ашарга җитмәү үзәккә үтә. Нурҗиһан апа һәм аның туганнары чыпта да сугалар, чабата да үрәләр.

БЕСПАЛОВА АННА МИХАЙЛОВНА

Авылның иң өлкән әбисе булып калган, гомерен хезмәттә үткәргән хезмәт һәм тыл ветераны Анна Беспалова Ватан сугышы елына туры килгән яшьлек хатирәләре белән яши. Әйе, гомерендә күп язларны каршыларга туры килә аңа. Бигрәк тә Ватан сугышы һәм аннан соңгы еллардагы язлар авыр да, шомлы да булып исендә калган.

БИБИМӘРФУГА ГАБДРАХМАН КЫЗЫ ШӘРИФУЛЛИНА (ГАБДРАХМАНОВНА)

1931 елның 29 нчы июлендә Саба районы Сатыш авылында ишле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Алар гаиләдә 5 бала булалар. Сугыш еллары михнәтләрен балачак елларыннан татырга туры килә аңа. Сугыш елларында Бибимәрфуга апа 10 яшьлек бала була. Нинди генә авыр еллар булуга карамастан, Бибимәрфуга апа 7 класс белем алу бәхетенә ирешә. Бибимәрфуга апа сүзләренә караганда, сугыш башта әтисен, аннары абыйсын үз тырнаклары эченә ала, бу чор балаларына әниләре белән янәшә көндәлек кыр эшләренә чыгарга туры килә.