Архивлар

А (1) Г (6) Д (1) Е (1) З (5) И (1) С (3) Ф (11) Ш (1) Ю (1) Я (1)

ФРОНТТАН ХАТ

Хат башы Сезки әнкәем шәрифәләренә сезнең улыгыз Габдрахманнан бик сагынып һәм бик саргаеп, бер күрергә моң-зар булып сәламнәремне язып, хәер-догагызны көтеп калам. Зур апага синең туганыңнан бик сагынып, бик саргаеп, күптин-күп сәламнәремне язып калам. Яраткан улым Әхәткә армия сафларында булган әтиеңннән, сезнең нурлы йөзегезне төштә күрергә тилмереп, чиксез сәламнремне язам. Әниеңнәргә һәрбарчасына аерым-аерым сәлам әйтеп, минем исемнән хат яз. Үземә килгәндә, бер көйгә исән-сау яшим. Сез дә сәламәттер дип уйлыйм.

ФӘЙЗУЛЛИН ТАЛИБУЛЛАНЫҢ ФРОНТТАН ХАТЫ

Фәйзуллин Талибулланың Әлки районы Яңа Үргагар авылында яшәүче хатыны Хадичәгә язган хаты. 1944 елнын 21 маенда латин графикасы белән татар талендә язылган. Исәнмесез. Үземнән Хадичә белән җиңгигә бик күп фронтовой сәламләр язып калам...