Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Район башлыгы Фәрит Хөснуллин тыл ветераннарына бүләкләр тапшырды

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин тыл ветераннарына бүләкләр тапшырды

Корпункт: 
Сармановский

Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин берничә тыл ветераны белән очрашты һәм аларга бүләкләр һәм истәлекле открыткалар тапшырды.

Ул башта Карашай Саклау авылында яшәүче Зәкия Шәйдуллина янында кунакта булды. Фәрит Мөнәвирович тЗәкия апаны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, сәламәтлек теләде.

Шулай ук Зәкия Нәсыйфулла кызын котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова һәм авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева да килгән иде.

Соңрак район башлыгы Сарман авылында яшәүче ветеран Нил Һадиуллин янында булды. Ул шулай ук аны котлады һәм бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырды. 

Опубликовано 8 May, 2020 - 20:42 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 08/05/2020 - 20:42):https://tatfrontu.ru/tt/news/rayon-bashlygy-frit-hosnullin-tyl-veterannaryna-bulklr-tapshyrdy