- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин берничә тыл ветераны белән очрашты һәм аларга бүләкләр һәм истәлекле открыткалар тапшырды.
Ул башта Карашай Саклау авылында яшәүче Зәкия Шәйдуллина янында кунакта булды. Фәрит Мөнәвирович тЗәкия апаны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, сәламәтлек теләде.
Шулай ук Зәкия Нәсыйфулла кызын котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова һәм авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева да килгән иде.
Соңрак район башлыгы Сарман авылында яшәүче ветеран Нил Һадиуллин янында булды. Ул шулай ук аны котлады һәм бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырды.