ЗӘЙНЕТДИНОВ Сәмигулла Габдулла улы, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган ,тыныч холыклы утны- суны кичкән ир- егет.
1943 елның салкын гыйнвар иртәсендә яшьтәшләре Нургали Вәлиев һәм Әхәт Гөбәйдуллин белән бергә сугышка алына.
Житомир пехота хәрби училищесында кыска сроклы курслардан соң, Сәмигулланы Мәскәүгә 100 нче һава десанты гаскәрләре составына озаталар.
Парашюттан сикерү күнекмәләре алгач, Ленинград өлкәсендә Свирь елгасын кичкәндә беренче сугыш чыныгуы ала.
1944 елның июнендә Петрозаводск юнәлешендә дошман оборонасын өзү өчен барган сугышларда яралана.Госпитальдә дәваланып, аягына баскач,яңадан үз взводына кайта.
Инде күп тапкырлар дошман белән күзгә-күз очрашырга өлгергән Сәмигулла Зәйнетдинов 1945 елның февраленә кадәр яшь солдатларны сугыш эшенә өйрәтү белән шөгыльләнә.
1945 елның апрелендә Австрия башкаласы Венаны азат итүдә,Чехословакия шәһәрләрен һәм авылларын дошманнан чистартуда катнаша.
1949 елда Сәмигулла Зәйнетдинов күкрәге тулы орден- медальләр белән туган авылына кайта.Алпар урта мәктәбендә педагоглык эшен дәвам итә.
“Ватан өчен!” китабыннан, 2005 ел.
