Зарипов Заһидулла Зариф улы.
1903 елның 27 июлендә Әлки районы(элеккеге Казан губернасы Спас өязе) Аппак авылында дөньяга килә.
1910-17 елларда Аппак авылындагы мәдрәсәдә Мөхетдинов Камалетдин мулладан белем ала.
Революцияне яклап,1918 елда комсомолга керә, ячейкасының секретаре итеп сайлана.
1929 елда партиягә керә һәм Апакта “Дружба” колхозын оештыра, аның беренче председателе була.
1942-1946 елларда Бөек Ватан сугышында була. Медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан кайткач, 1946-47 елларда кап сугу буенча Промартель оештыра. Беломор канал төзелешенә җибәрү өчен капчыклар тегәләр. Аннан соң ферма мөдире булып һәм унике ел сәүдә сферасында эшли.
1974 елның 15 октябрендә вафат була, Аппак зиярәтендә җирләнгән.