Яппаров Гарифҗан Галимҗан улы
Үзенең фронт биографиясен ул взвод командиры буларак Смоленск янында башлый. Озакламый рота командирына әверелә, авыр юллар кичеп Польшага кадәр барып җитә. Сугышның бөтен хәрәкәтләрен үз башыннан кичерә. Берничә тапкыр яралана. 1944 елның 20 августында Варшава янында алган соңгы ярасы аны күп айларга түшәккә егып сала. Ә тәненнән врачлар тартып чыгара алмаган бер кыйпылчык аңа бөтен алдагы гомеребуена Бөек Ватан сугышының канлы вакыйгаларын һәрчак истә тотарга сәбәпче булып әверелә.
I һәм II дәрәҗә өч Ватан сугышы ордены, күп кенә медальләр белән бүләкләнгән капитан Гарифҗан Яббаров җиңүдән соң үз якларына әйләнеп кайта. Элеккеге рота командиры, беренче группа инвалид булып калуына карамастан, күңелен төшерми. Озак вакытлар военрук булып эшли, Сарман районының җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Мәктәпләрдә һәм хезмәт коллективларында еш була.
Тормыш иптәше Мөсәббиха апа белән бергә 6 бала тәрбияләп үстерәләр.