- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Мин 1937 елньң 19 февралендә Башкортстанның Аургазы районы Төрембәт авылында сигез балалы зур гаиләдә дөньяга килгәнмен. Мин җиденче бала идем.
Дәһшәтле сугыш башланганда бөтен ир-атларны сугышка җибэргәнлектән, колхозда бөтен эш хатын-кызлар һәм балалар өстенә калды. Алты яшьтән безне басуга эшкә йөртә башладылар (сиңа ничә яшь дип, сорап торучы булмады). Басуда башак җыйдык, тары урдык, күбә арты тырмаладык, кышын бәләки чанага иске-москы җәеп авыл буйлап йөрөп ашламага көл җыя башладык. Фронтка дип йорт башына задание бирәләр иде: 3 бармаклы бияләй бәйләргә, бәрәңге киптерергә. Бу эшләрнө эшләү өчен әнинең вакыты юк иде (көне буе басуда эшли, кичен сарык каравылына китә иде), шуның өчен бу эшләр үземнән өч яшькә зуррак абыем белән минем өскә төшә иде. Абыем белән ярышып бияләй бәйли идек. Бәрәңгене әрчеп, турап ылашка тезеп куябыз да, әни мичкә куеп киптерә иде. Бишенче сыйныфтан башлап, дәрестән соң колхоз басуына бәрәңге алырга йөртә башладылар, малайлар көрәк белән казыйлар, без җыябыз, үгез җигелгән арбаларга төяп амбарга озатабыз, аннан кайткач, абый белән үзебезнең бәрәңгегә чыгабыз, кичен ач килеш хәлдән таеп, ашарга утыргач, сәкегә башны салып йоклап кита идек.
Үземнән 4-5 яшькә зур кызларга ияреп ат кузгалагы, балтырган, яз көннәрендә кар астыннан чыккан өшегән бәрәңге җыярга йөри идем, әни алардан бәрәңгә кәлҗемәсе пешерэ иде. Кар астыннан чыккан агулы башак белән бик күпләр агуланып үлделәр. Бөтен гаиләләре белэн үлеп, ишек-тәрәзәләре такта белән кагып куелган өйләр күп булды.
Урман булмагач ягулык өчен, икешәр-өчәр басым кизәк суга идек. Кыш чыкканчы ягарга җитәрлек булмагач, 2-3 гаилә бер йортта кыш чыга идек. Кыш көне су өчен елгадан боз уеп ташы- дык. Җәй көне 1,5 км дан көянтә-чиләк белән су ташый идек, чиләкләр җиргә тимәсен өчен, аяк очында йөгерәм-йөгерәм дә, арыйм да туктыйм. Зур кызлар «безнең белән барма, синең белән озак йөрибез» дияләр иде. Мин елый-елый икенче көнне тагын китәм алар белән.
Аякка, өскә кияргә булмагач, без аргы авылга укырга йөри алмадык, безне бригадир өәнең бер булмәсендә 1-4 сыйныфларны бергә укытты бер укытучы. Беренче сыйныфта укыганда, бри¬гадир керде дә: «Балалар сугыш туктаган, сугыш беткән» дип игълан итте.
Безне авылның бер очыннан икенче очына урамны әйләнеп- «Сугыш беткән», дип сөрән салып йөгерергә кушып, укудан чыгарып җибәрделәр. Без урамны 4-5 тапкыр урап йөгереп чыктык (телефон юк, авыл Советында бер телефон иде). Анда инде кем шатланды, кем үкереп-үкереп елады - алар «похоронка» алганнар иде.
Үсә төшкәч, гел колхоз эшенә йөрдек: печән жыйдык, күбәләдек, үгезлэәр җигеп көлтә ташы- дык, эскерт куйдык һәм башка эшләр башкардык. 13-15 яшьлек малайлар яз кәне сыер җигеп орлык ташыды, сабан сөрде, көз көне элеваторга ашлык ташыдылар.
Тугызынчы сыйныфны бетергән, 3 укучыны, мәктәпнең завхозын, техничкасын утын әзер- ләргә 15 көнгә Ушаковка урманына җибәрделәр. Мин инде шунда кулга балта тотып, пычкы белән эшләргә өйрәнеп кайттым.
Әтиебезне сугышның беренче көннән үк алмадылар, фронтка атлар әзерләргә калдырдылар, ике айдан соң, атлары белән бергә башкорт атлы девизиясенә сугышка алдылар. Ул контузия белән кайтты да, Уфага моторный заводка трудармиягә алынды, аннан 1946 елның ноябрендә генә кайта алды.
Ул әнинең эшләгән эшләрен хәзер уйлап утырам да, ул ничек чыдады икэн, дим. Икешәр смена колхоз эшендә - җәй көне урак ура, көлтә бәйли, аларны эскерткә өя, кыш буе молотилкага көлтә кисеп биреп тора, төнгелеккә сарык каравылына китә. Басудан киндер җыеп, ул көлтәләрне суга батырып, киптереп, аларны талкып, киндерен чыгарып- егерләп, үзе киндер сугып бөтенебезгә күлмәк-штан тегеп кидерә иде, аның эшләгән эшләрен санап бетерерлек түгел иде. 1921 елгы апам укытучы иде, көндез балалар укыта, төштән соң олы хатын-кызларны укыта, тенге сменага колхоз эшенә китә иде.
1924 елгы апам, сугыш башланганда педучилищеда укый торган булган, аны Күгәрчен районына күчерделәр дә, кайткач, 1 айга МТСка трактористлар курсына укырга җибэрделәр. Сугыш беткәнче тракторист булып эшләде. Механизаторларга 150-200 грамм гел алабутадан, әремнән торган он бирәләр иде, әни инде шуңа сөенеп, апагыз булмаса без нишләгән булыр идек, дия торган иде.
1926 елгы апамны ФЗОга Златоуст заводына эшкә җибәрделәр, ул аннан тиф белән чирләп кайтты, ай ярым хастаханәдә ятты, гемоглабины түбән булып бер ел эшкә ярамады, гел ятып торды, башы әйләнеп борыныннан кан китә иде.
1928, 1931 елгы ике абыемны фронт өчен гел урман кисәргә җибәрәләр иде, еллар буе уман кисеп яттылар. Шуның өчен хуҗалыктагы бөтен эш 1934 елгы абыем белән өстә иде.
Унынчы сыйныфны бетергәннән соң, Стэрлетамакка китапханәчегә укырга киттем. 1956 елны Туймазы районында китапханәче булып эшли башладым. Тормышка чыгып, Баулы районына кучәргә туры килде, хәзер инде 60 ел шушы як кешесе булып яшим.
Тормыш иптәшем Рәшит белән 3 ул үстердек. Һәр берсе тормышта үз юлын таптылар, югары белем алдылар.
Авыр сугыш еллары безне тормышчан итеп, чыныктырып, авырлыкларны җиңәргә, югалып калмаска өйрәтте.
Деньялар тыныч булсын, һэркемгә Аллаһы тәгалә сәламәтлек бирсен, кайгы-хәсрәтсез яшәргә насыйп итсен.