Вәлиев Хәмәтзәки Хәмәтвәли улы 1911 елда Казан губернасының Спас өязе Карамалы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1942 елда фронтка чакырыла. Көнбатыш фронттагы сугышларда катнаша, авыр яралана һәм 1942 елның декабрендә демобилизацияләнә."Энергетик"совхозында электрик булып эшли. 1979 елның 17 декабрендә вафат була.